22 март 2022 яңалыклары
-
Ана булу – зур бәхет
Апаста “Плюс бер” абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшү узды.
-
Районда яшь педагогларның семинар-киңәшмәсе узды
Яшь педаголар “Киләчәккә ныклы адым белән” дигән тема хакында сөйләштеләр.
-
Сынаулар сындырмады (булган хәл)
Кадерлесен мәңгелеккә югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы коела, ә берсе – гомерлеккә җанда сызларга кала, диләр. Фирүзә дә йөрәгенә уелган тирән яра белән ел арты ел уздырды. Ә бит аларның мәхәббәте әкияттәге кебек матур башланган иде.
-
Көнгә ничә тапкыр тәүбә кылырга кирәк?
Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау. Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи” (“Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”.
-
Апасның Табар елгасы яр буенда төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк
Агымдагы елда төзекләндерүнең икенче этабы старт алачак.
-
Күпбалалы гаиләләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасында Россиядәге күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100% субсидияләр түләргә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева хәбәр итте, дип яза "Известия".
-
Чираттагы "Тоннель" Каратун юлында уза
ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы “Тоннель“ операциясен Каратун киселешендә уздыра.
-
"Соңгы сөйләшүебез булган икән"
Мамадыш районының Яңа Комазан авылыннан 40 яшьлек укытучыны үсмер укучыларга бәйләнүдә гаепләгәннәр. Шуннан соң укытучы үзенә кул салган. Бу хәбәр авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән. 3 бала атасы Илназны барысы да яхшы яктан гына искә ала.
-
Бәрәңге – барлык халыкларның яраткан ризыгы
Бу хәл моннан күп еллар элек булды. Абыем Илгиз өйгә кайтып керде дә. – Мәскәүдән зур кунак кайткан. Ярты сәгатьтән безгә дә керә. Берәр тәмле әйбер әзерләгәндә яхшы булыр иде дә бит!?, - диде. Йөзе аптырап калганлыгын күрсәтә.
-
Апас сәхнәсендә яңа йолдызлар кабынды
Район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" эстрада фестиваленең гала концерты узды.