Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лира Яруллина үзешчән рәссамнар күргәзмәсендә катнашты

Үзхәбәрчебез, иҗат ялкыны белән янып яшәүче Лира Яруллина үзешчән рәсссамнар күргәзмәсендә катнашты һәм Дипломга лаек булды.

(7 май, “Апастово-информ“).


Чүрибурашта яшәүче Лира Яруллина һөнәре буенча укытучы булса да, төрле күренешләрне фотога төшерергә, рәсемнәр ясарга, иҗат итәргә ярата. Гомумән алганда, ул матурлыкка, табигатькә гашыйк.


“Рәсемнәремне “Өйдә утыр“ дип исемләнгән үзешчән рәссамнар күргәзмәсенә җибәрдем. Әлеге бәйгене үзешчән рәссамнар Союзы оештырды. Аны инстаграмдагы күргәзмәгә куйдылар“, – ди Лира апа үзе.


Күргәзмәдә Казаннан, Мәскәүдән һәм башка шәһәр, төбәкләрдән рәсем ясау белән мавыгучылар катнаша. Алар арасында райондашыбыз да булуы шатлыклы хәл.


“Фотокүргәзмәләрдә катнашканым бар иде. Рәсемнәрем белән беренче тапкыр катнаштым. Диплом алгач, тагын да канатлар үсте“, - ди Лира апа.


Лира Яруллинаның фотолары безнең сайтта һәм инстаграм битебездә дә еш кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев