Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан ае башлана

24нче апрельдә, җомга көнне, мөселманнар өчен бик күркәм ай - Ураза ае башлана.

(22нче апрель, “Апастово-информ”).


Ул 23нче майга кадәр дәвам итәчәк. Тик, быел коронавирус чире чыгу сәбәпле, ифтар мәҗлесләрен халык җыеп үткәрергә ярамый. Шулай ук, тәравих намазлары да калган намазлар кебек үк өйдә укыла. Бу хакта район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев хәбәр итте.


“Күп санлы кешеләр катнашында төрле чаралар үткәрүне Хөкүмәтебез тыйды. Димәк, ифтар мәҗлесләре дә үткәрергә ярамый. Диния нәзарәте Хөкүмәт кабул иткән карарларга каршы килә алмый“, – диде Мирхәт хәзрәт.
Быел кадәр кичәсе - 19нчы майда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев