Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яшь педагогларның семинар-киңәшмәсе узды

Яшь педаголар “Киләчәккә ныклы адым белән” дигән тема хакында сөйләштеләр.

(22 март, “Апастово-информ”).


Районда мәктәпләр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы 44 педагог исәпләнә. Алар барысы да районның яшь педагоглар Советы составына кергән. Биеш мәктәбендә үткән семинар-киңәшмәдә яшь педагогларның күпчелеге катнашты.
Яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр дәресләрне һәм шөгыльләрне кызыклы итеп үткәрү хакында фикер алыштылар, төрле креатив алымнар һәм чаралар куллану буенча мастер-класслар күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
“Сез миллилекне, гореф-гадәтләрне саклап, яшь буынга тапшырасыз. Балаларга белем бирү белән беррәттән аларны чын кеше итеп тәрбияләргә омтыласыз. Район җитәкчелегенең сезгә хөрмәте һәм ышанычы зур”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина район җитәкчелегенең рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы яшьләргә каралган ярдәм чаралары хакында сөйләде.
Яшь педагоглар эшчәнлеген Татарстан Республикасының яшь педагоглар Советы рәисе Рөстәм Кәримов та бәяләде. Ул мәгариф өлкәсендә кайбер проблемалар һәм перспективалар хакында сөйләде, педагоглар белән аралашты.
Семинар-киңәшмә барышында район күләмендә узган “Педагогик лайфхак” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр Грамоталарга ия булды. Республиканың яшь педагоглары Советы рәисе Рөстәм Кәримовка барлык катнашучылар исеменнән хөрмәт белдерелде һәм район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев