Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Соңгы сөйләшүебез булган икән"

Мамадыш районының Яңа Комазан авылыннан 40 яшьлек укытучыны үсмер укучыларга бәйләнүдә гаепләгәннәр. Шуннан соң укытучы үзенә кул салган. Бу хәбәр авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән. 3 бала атасы Илназны барысы да яхшы яктан гына искә ала.

Мамадыш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнисә Хазиева да, Илназ турында бер начар сүз әйтә алмыйм, ди. — Ул бик көчле укытучы иде. Укучыларны олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләде, актив булды. Үз эшен яратты. Нәрсә кушсаң да, тырышып башкарды. Беркайчан “юк” дип әйтмәде. Аны районга лицейга да укытучы итеп чакырганнар иде. Тик Илназ максатчан дәүләт программасы буенча йорт салып чыккач, авылда төпләнеп калырга уйлады. Безнең өчен аның үлеме — зур югалту, — ди Әнисә ханым. Илназ Низамиев Мамадыш районының Зур Шыя авылы мәктәбендә укыткан. Мәктәп директоры Лидия Баймурзина әлеге вакыйгадан арыган булса кирәк, без шалтыраткач: “Бу хакта сөйләшергә теләмим”, — дип трубканы куйды.   Илназның хатыны Эльмира да — укытучы. Ул күршедәге Шәдче авылы мәктәбендә укыта. Булачак ире белән Эльмира Алабугада студент вакытта танышкан. Шул чакта ук егетнең итагатьле, әдәпле булуы кызны җәлеп иткән. Ирле-хатынлы Чукоткада эшләп кайтканнан соң, алар авылда төпләнгәннәр. Өч малайлары үсеп килә. Олысына 15 яшь. Ул баян түгәрәгенә йөри. Уртанчылары көрәш белән кызыксына. Кечкенәсе йөзү белән шөгыльләнә. Эльмира өч бала атасының мондый эшкә баруына ышанмый.   — Илназ белән 16 ел яшәдек. Миңа кул күтәргәне, начар сүз әйткәне булмады. Начар ир булса, өч бала алып кайтыр идемме? Балалар дип яшәде. Үз эшенең фанаты иде, кызганыч, хәзер укытучыларга элекке кебек хөрмәт юк, укучылар башка, — ди Эльмира. — Үләсе көнне шалтыратты. Мин рульдә идем. “Тизлек яратканыңны беләм, зинһар, куып барма, берүк чапма, яме, үзеңне сакла”, — диде. Соңгы сөйләшүебез булган икән. Ник минем белән бу вакыйга хакында сөйләшмәде икән? Ни өчен үзенә кул салганын соңыннан гына белдек бит. Күрәчәгебез булгандыр инде. Күптән түгел кырыгын уздырдык. Еш төшемә керә. Гел елмая, ап-актан киенгән, саклаучы фәрештәм кебек, һәрчак янәшәмдә. Төшләремдә булса да күрә алам, дип юанам. Бик авыр хәл...   Мамадыш районы тикшерү комитеты әлегә бу вакыйга буенча комментарий бирми. Эльмира әйтүенчә, шикаятьтә көчләү турында сүз юк. Укытучы кызларга шикле итеп кагылган дип кенә язылган.   — Үзем дә укытучы булгач, мәктәп тормышын яхшы аңлыйм. Балаларга дәрес вакытында ялгыш та кагылып китәргә мөмкинсең. Укучылар, бигрәк тә авыл җирендә, безнең өчен балаларыбыз кебек. Уңышлары өчен мактыйбыз, артта калсалар, орышабыз да. Илназ да: “Кайбер укучылар укымый, шуңа гарьләнәм”, — дип сөйли иде. Әмма укучылар белән җитди бәхәскә кергәнен хәтерләмим. Аны хәзер гаепләсәләр дә, үзен яклый алмый бит. Кеше вафат булгач, аның турында теләсә нәрсә сөйләргә мөмкиннәр. Балалар әти-әни янында бер төрле, мәктәптә бөтенләй икенче. Интернет та күп нәрсәгә өйрәтә, — ди Эльмира. Хатын гаепләүче як белән элемтәгә чыкмаган. Бу эшне тикшерү комитеты җиренә җиткереп башкарыр дип өметләнә. Без дә, гаепләүче як балигълык яшенә җитмәгән үсмерләр булу сәбәпле, алар турында мәгълүмат бирә алмыйбыз.   Укытучыларга хәзер чынлап та җиңел түгел. Чит ил кинолары, виртуаль дөнья белән җенләнгән укучылар укытучының елмаюын, кырыс карашын да үзләренчә кабул итәргә мөмкин. Мондый очраклардан Аллаһ үзе сакласын, тикшерү эшләрендә хөкемдарлар гадел карар чыгарсын иде дип теләргә генә кала.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев