Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары райондашларның сорауларына җавап бирде

Эш сәфәре барышында Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова кабул итүләр уздырды.

(19 апрель, “Апастово-информ”). 


Райондашлар үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Иске Йомралы авылында яшәүче, җирле фермер Марат Мингазов авылда чүп мәсьәләсенә, көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнүче региональ операторларның эшчәнлегенә кагылышлы мөрәҗәгатен җиткерде. “ЖилкомСервис” оешмасында хисапчы булып эшләүче Фәридә Абеева энергия өчен түләүләрнең шактый күләмле булуын, тарифларын артуын белдереп, оешма өчен шактый чыгымнар таләп итүен әйтте. 
Лилия Борисова райондашларның сорауларын игътибар белән тыңлап, хәл итү юлларын аңлатырга тырышты. 
Ул шулай ук районда чистарту корылмалары, халыкны су белән тәэмин итүче башнялар эшчәнлеге һәм газлаштыру программасының үтәлеше белән дә кызыксынды. 
“Апас районында халыкны су белән тәэмин итү объектлары яхшы хәлдә. Киләчәктә аларны автоматлаштыруны тәкъдим итәр идем. Тик, бу эш зур чыгымнар сорый. Апаслылар бик мөһим һәм урынлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр”, - дип белдерде Лилия Борисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев