19 апрель 2022 яңалыклары
-
Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары райондашларның сорауларына җавап бирде
Эш сәфәре барышында Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова кабул итүләр уздырды.
-
Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
-
Апаста “Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале дәвам итә
Авыл клубларында, мәдәният йортларында эшләп килүче театр түгәрәкләре эшчәнлеге белән танышу һәм авылларда гомер итүче театр сәнгатен сөйгән үзешчәннәрне барлау максатыннан, районда мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган “Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале бара.
-
Юл сакчылары төнге Апас урамында салмыш шофер белән очрашкан
Бәйрәмчә кәефтә руль артына утырган гүзәл зат төнге Апас урамында рейдлар узуы хакында аз гына да уйламаган.
-
Каратун мәктәбе укучылары “Игътибар, балалар” акциясенә кушылды
Районда “Игътибар, балалар” акциясе бара.
-
Апаста мәдәният хезмәткәрләре “Йолдыз”га языла
2022 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз”, (“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә.
-
Кыргый каз һәм ата үрдәккә ау сезоны бара
Районда үрдәкләргә ау сезоны 2 апрельдән 6 майга кадәр, суда йөзүче киек казларга - 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр, ә киек кошларга- 23 апрельдән 2 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр итте.
-
Апаста “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды
Каратун мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” республикакүләм яшь инспекторлар бәйгесенең район этабы узды.
-
Апаста ифтар ашы узды
Рамазан ае уңаеннан, районда ифтар ашлары дәвам итә. Чираттагысы Апасның үзәк ресторанында үткәрелде.