Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерүчеләр дәрес үткәрә

Һәр ел саен сентябрь аенда мәктәпләрдә "Куркынычсызлык дәресләре" уза. Бу ункөнлек барышында районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән очрашалар, дәресләрдә катнашалар. "Өлкәнрәк классларда бу дәрес кабатлау формасында булса, кечерәк классларда төрле очракларда каушап калмаска, уяу, сак булырга өйрәтелә. Дәресләр үтемлерәк, нәтиҗәлерәк узсын өчен янгын сүндерү машиналарын да алып барабыз....

Һәр ел саен сентябрь аенда мәктәпләрдә "Куркынычсызлык дәресләре" уза. Бу ункөнлек барышында районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән очрашалар, дәресләрдә катнашалар. "Өлкәнрәк классларда бу дәрес кабатлау формасында булса, кечерәк классларда төрле очракларда каушап калмаска, уяу, сак булырга өйрәтелә. Дәресләр үтемлерәк, нәтиҗәлерәк узсын өчен янгын сүндерү машиналарын да алып барабыз. Укучылар дәрес дәвамында урамга чыгып, бик кызыксынып машиналарны карыйлар, сораулар бирәләр. Тревога ясап, эвакуация чаралары да кулланыла. Балаларның шырпы белән шаяруы аркасында килеп чыккан аяныч хәлләр турында сөйләгәч, бик тә тәртипле булырга сүз бирәләр", - ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Шундый профилактик дәресләр Кызыл Тау, Болынбалыкчы, Каратун, Чурибураш, Апас, Каратун һәм башка мәктәпләрдә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев