Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 нче август көнне Иске Йомрал авылы китапханәсендә "Хәтере барның кадере бар" дип исемләнгән конференция узды

Конференциядә Иске Йомрал һәм Ишеево авыл советы җирлекләрендә ХХ-ХI гасырларда туып үскән күренекле кешеләрнең тормыш юллары белән таныштырылды. Кунак итеп хәзерге көннәрдә МВД өлкәсендә эшләүче полковникларның әниләре чакырылган иде. Алар улларының балачаклары, мавыгулары турында сөйләделәр. Шулай ук Карабайда туып үскән танылган баянчы Нуретдин Хәмзинне дә искә алып үтелде. Аның сеңелесе...

Конференциядә Иске Йомрал һәм Ишеево авыл советы җирлекләрендә ХХ-ХI гасырларда туып үскән күренекле кешеләрнең тормыш юллары белән таныштырылды. Кунак итеп хәзерге көннәрдә МВД өлкәсендә эшләүче полковникларның әниләре чакырылган иде. Алар улларының балачаклары, мавыгулары турында сөйләделәр. Шулай ук Карабайда туып үскән танылган баянчы Нуретдин Хәмзинне дә искә алып үтелде. Аның сеңелесе 85 яшьлек Гафия апа абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Республикабызга новаторлар, доцентлар, Обкомның матбугат секторы җитәкчеләре үстергән Мозаффаровлар гаиләсе тарихы белән дә таныштырып үттеләр. Конференция курай моңнары һәм авторлык шигырьләре белән үрелеп барды. Килгән кунаклар да, катнашучылар да очрашудан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев