3 август 2017 яңалыклары
-
2 нче август көнне Иске Йомрал авылы китапханәсендә "Хәтере барның кадере бар" дип исемләнгән конференция узды
Конференциядә Иске Йомрал һәм Ишеево авыл советы җирлекләрендә ХХ-ХI гасырларда туып үскән күренекле кешеләрнең тормыш юллары белән таныштырылды. Кунак итеп хәзерге көннәрдә МВД өлкәсендә эшләүче полковникларның әниләре чакырылган иде. Алар улларының балачаклары, мавыгулары турында сөйләделәр. Шулай ук Карабайда туып үскән танылган баянчы Нуретдин Хәмзинне дә искә алып үтелде. Аның сеңелесе...
-
Олы Болгаер чишмәсе буенда гармун, курай моңнары
Олы Болгаер авыл җирлеге гармунчыларга бай. Мәдәният хезмәткәрләре музыка уен коралларында уйный белүчеләрне чишмә буена җыйды. Оста җырчылар да табигать кочагында чыгыш ясады. Читтә яшәүче болгаерлылар да авылларын сагынып кайткан иде. Яңа гына төзекләндерелгән чишмә яны гөр килеп торды. "Гармун моңы - йөрәк җыры " фестивале кысаларында узучы чарада район...
-
Өй шартларында спиртлы эчемлекләр, көмешкә әзерләп сатучылар, Закон тыйган вакытта алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүчеләр әледән-әле очрап тора
-Июнь аенда 24 тапкыр хокук сакчылары белән бергә урыннарга чыгып халыктан кергән хәбәрләр тикшерелде, закон бозучыларга карата 4 административ эш кузгатылды. Бу күбрәк законсыз төстә сыра белән кәсеп итүче сәүдәгәрләргә кагыла. Гадәттә ул расланып, закон белән санлашмаучыларга зур күләмле административ штраф белән төгәлләнә. Ел башыннан әнә шундый 43 мең сумлык...
-
Уңган һәм тырыш терлекчеләр
Йомралы фермасының җәйге лагерьлары икегә бүленгән. Йомралы һәм Ишеево ягы дип йөртәләр. Йомралы ягында урнашкан лагерь бик матур урында, көтүлек җирләр әйләндереп алган. Кичке савым вакытында безне ферма мөдире Рәүфә Хәерова каршы алды. Иң беренче мондагы чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Саву урыннары җыештырылган. Бер як кардадан сыер үз урынына кереп...
-
Алдынгы механизаторлар Фәһим Насыйров белән Мөслим Мифтахов ел әйләнәсе кырда
Уракка төшкән көнне дә беренчеләрдән булып салам преслау эшенә керештеләр. - Әле кайчан гына чәчү чәчтек, исән кешегә сизелми дә узып китә. Инде уракка да чыктык. Комбайн артыннан саламын да җыештырып эшен бетереп барабыз. Авыл кешесенә һәр көн кадерле, - диләр алар.
-
Габделхәй Биктаһиров: “Хәниянең күңеле хәвеф киләсен сизде”
Әлфия апаның вафатыннан соң сөйләшүебездә: "Бик елыйм әле, дустым... Авыр. Әлфия апа мине дәвамчым дигән иде"... дип әйткән иде. Үзенең 40 елга якын иҗади хезмәте белән ул чыннан да Әлфия Афзалованың эшен дәвам итте. Үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы тавышы, гадилеге, мөлаемлыгы белән татар халкына рухи байлык өләште. Дөньяның татарлар...
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышы белән башланды....