Фаҗига Кама елгасы ярында урнашкан "Радуга" бакча ширкәтендә була. Ир туганының туена ире белән килгән хатын, башкалардан аерылып, читкәрәк китә. Соңыннан бу вакытта аларның икесенең дә исерек хәлдә булганлыгын ачыклыйлар.
Ир белән хатын яр буенда ташландык катамаран табалар һәм, шуңа утырып, Камадан әйләнеп килергә уйлыйлар.
Әмма катамаран тишек булып чыга. Ярдан 60 метр эчкә кергәч, ул бата башлый. Ир белән хатын суга суга сикереп, ярга йөзә башлыйлар. Ир йөзеп чыга ала, әмма хатыны шул ук урында диярлек батып үлә. Кичке тугызда водолазлар 4 метр тирәнлектә яткан хатынның гәүдәсен ярдан чыгаралар.
Нет комментариев