10 июль 2017 яңалыклары
-
Заготзерно бистәсенә солдат кайтты
Илназ Хөснуллин Апас аграр көллиятен тәмамлап, кулына механик дипломы алып, узган ел армия сафларына киткән иде. Хәрби бурычын намус белән үтәп, бу көннәрдә ул туган йортына, якыннары янына кайтты. Илназның солдатта үткән көннәренең нәтиҗәсе булып, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре бар. - 1 класстан бергә укып, бергә һөнәр алган дустым...
-
Кече Бакырчы балалары лагерьга йөри
Кече Бакырчы авылы мәчетендә балалар өчен лагерь оештырылды . Балалар мәчеттә дин сабагы үзләштерәләр. Төшке аштан соң уеннар дәвам итә. Балалар район үзәгенә сәяхәткә дә килделәр.
-
Гөлшат Фазлеева “Иң яхшы балалар тәрбиячесе“
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Фазлеева бу хезмәтендә бер дистә елга якын эшли. Нәниләр дә, әти-әниләр дә аны үз итәләр, коллективта да абруйлы ул. Гөлшат тәрбиячеләр арасында уза торган төрле бәйгеләрдә дә актив катнаша. Быел "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесендә дә призлы урынны яулады. Район Сабан туенда "Иң...
-
34 яшьлек хатын ир туганының туенда Камада батып үлгән
Ир туганынын туен бәйрәм итәр өчен 7 июльдә ял базасына килгән 34 яшьлек хатын Кама елгасында батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Фаҗига Кама елгасы ярында урнашкан "Радуга" бакча ширкәтендә була. Ир туганының туена ире белән килгән...
-
Апаста милли аш-су көннәре була
Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карары нигезендә, районда "Республикада яшәүче халыкларның аш-су көннәре" узачак. Бу чарада райондагы кафе-ашханәләр катнаша. Махсус комиссия бәйге шартлары буенча ризыкларның милли калоритка туры килүен, төрлелеген, милли музыка, зал бизәлешенә, милли киемнәргә игътибар итәчәк. 12 июльдә көндезге сәгать 11.00дә "Браво" коллективы милли ризыклар хәзерләү буенча...
-
Зур Күккүздә гаилә бәйрәме
- Безнең бик матур бәйрәмнәребез бар. 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне әнә шундый күркәм бәйрәмнәребезнең берсе буларак буларак билгеләп үтелә. Зур Күккүз мәдәният йорты һәм китапхәнә белән берлектә 8 нче июльдә "Гаилә - мәхәббәт учагы" -дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашу авыл җирлегендә яшәүче матур, күркәм гаилә, 52ел...
-
Олы Бакырчы халкы игелеге
Олы Бакырчы авылы имамы Шәүкәт Гайнетдинов "Йолдыз" редакциясенә килеп, Янгелде авылыннан дәвалануга мохтаҗ Ратмир өчен 2200 сум акча тапшырды. "Фитыр сәдакасын изге эшкә тоттык. Мөмкинлеге чикле 9 авылдашыбызга ярдәм иттек. Сабый балага да безнең өлешебез керсен", - диде ул.