Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

4 көндә 4 салмыш

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, соңгы дүрт көндә 4 салмыш транспортчы тоткарланган. Караборнаш авылы янындагы юлда "УАЗ" машинасы хуҗасы әлегә кадәр исерткечләр кулланып руль артына утыруы өчен бер тапкыр җәза алган булган инде. Ни өчендер, тиешле нәтиҗәне ясамаган. 1,5 ел вакыт узганчы ук тагын шул ук хатаны кабатлаган. Хәзер...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, соңгы дүрт көндә 4 салмыш транспортчы тоткарланган. Караборнаш авылы янындагы юлда "УАЗ" машинасы хуҗасы әлегә кадәр исерткечләр кулланып руль артына утыруы өчен бер тапкыр җәза алган булган инде. Ни өчендер, тиешле нәтиҗәне ясамаган. 1,5 ел вакыт узганчы ук тагын шул ук хатаны кабатлаган. Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный. Шулай ук Түбән Барыш авылы янында "Нива" машинасынап утырып салмыш ир-ат юлга чыга. Документларын тикшергәндә әле күптән түгел генә правасын алдыруы ачыклана. Багыш юлында кичен "тугызлы" машинасы иясе исерткечләр кулланып рульгә утыра һәм юл сакчыларына очрый.
-1,5 ел эчендә кабат исеркечләр кулланып техника белән идарә иткән очракта, җаваплылык та кырыслана - җинаять җаваплылыгы каралган. Ул шоферга суд тарафыннан мәҗбүри эш билгеләнә яки 200-300 меңгә кадәр штраф яный. Иреген чикләү җәзасы да кулланылырга мөмкин, - ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев