13 февраль 2018 яңалыклары
-
Тикшерүләр дәвам итә
Райондагы сәүдә нокталары, ресторан-кафе, мәктәп һәм балалар бакчаларында бүген дә район башлыгы, башкарма комитеты җитәкчесе фәрманы белән оешкан махсус комиссия йөрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелек иткән бу комиссия 13 февральдә барлыгы 6 авыл җирлекләре территориясендә (Апас, Каратун, Дәүләки, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы, Табар Черкене) булып, тиешле чаралар күрелде....
-
4 көндә 4 салмыш
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, соңгы дүрт көндә 4 салмыш транспортчы тоткарланган. Караборнаш авылы янындагы юлда "УАЗ" машинасы хуҗасы әлегә кадәр исерткечләр кулланып руль артына утыруы өчен бер тапкыр җәза алган булган инде. Ни өчендер, тиешле нәтиҗәне ясамаган. 1,5 ел вакыт узганчы ук тагын шул ук хатаны кабатлаган. Хәзер...
-
“Кояшкай“ нәниләре юл билгеләрен өйрәнә
Республика күләмендә бара торган "Яшел ут" бәйгесе кысаларында Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында кичә узды. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашындагы кичәне Зөлфия Шаһиева уздырды. Балалар юл куркынычсызлыгы темасына шигырьләр, җырлар әзерләделәр, белемнәрен уеннар, бәйгеләр аша ныгыттылар. Кичәдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов катнашты. Ул балалар белән әңгәмә уздырды,...
-
Ан-148 самолетында һәлак булучы татарстанлы — Казан шәһәре журналисты
Ан-148 самолетында Татарстан кешесе һәлак булган. Аның кем булуы ачыкланды. Соңгы мәгълүматларга караганда, сүз казанлы 32 яшьлек Екатерина Насырова турында бара. Екатерина Насырова озак вакыт «ТН-Казан» ҖЧО («Теленеделя» журналы) бүлеге директоры булып эшләгән иде. https://business-gazeta.ru