Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

4 көннән алтмыш яшь туласы булган мәрхүмгә...

13 апрельдә иске Казан юлыннан узучылар Жидекизләү авылында күтәртелгән дамбаның ферма тирәсендә куеп калдырылган зур диаметрлы су агу гидротехник корылма эчендә кеше гәүдәсе күреп ала. Бу хакта шул ук минута хәбәр район эчке эшләр бүлегенә җиткерелә. -Без аны шундук таныдык. Николай Шагин ул. Ике-өч көннән аңа 60 яшь тулырга тиеш...

13 апрельдә иске Казан юлыннан узучылар Жидекизләү авылында күтәртелгән дамбаның ферма тирәсендә куеп калдырылган зур диаметрлы су агу гидротехник корылма эчендә кеше гәүдәсе күреп ала. Бу хакта шул ук минута хәбәр район эчке эшләр бүлегенә җиткерелә.

-Без аны шундук таныдык. Николай Шагин ул. Ике-өч көннән аңа 60 яшь тулырга тиеш иде. Бер еллар элек әти-әниләрен дә җирләгән иде, шуннан бирле өендә ялгыз гына яшәде. Гаиләсе Казанда калган булса кирәк,- диде бу вакыйганы шәрехләп Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев.

-Хәбәр алгач та, бу вакыйга булган урынга тикшерүче-экспертлар төркеме көндезге 12 дә килеп җитте. Мәетне яктыга чыгаргач та аның тәнендә көч куллану билгеләре табылмады. Беренчел диагноз, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча ул суга батып үлгән дигән фикергә килдек. Тикшерү эшләре дәвам итә, районара тикшерү комитеты карары шушы көннәрдә билгеле булачак-диде безгә Апас полициясе җитәкчесе Раил Гатауллин. -Форсаттан файдаланып, район халкына бер мөрәҗәгатебез дә бар. Авылда буш торган йортларда кешеләр күренсә, авыл урамнарында, мәчетләр тирәсендә чит-ят машиналар, кешеләргә, хуҗасыз әйберләр, техникага юлыксагыз уяу булсагыз иде. Дөньялар тыныч түгел, бу шикле очраклар турында безгә, участок инспекторына, һәм авыл җирлегенә кичекмәстән хәбәр итегез. Районда куркынычсыз, имин тормыш бердәмлегебезгә дә бәйле, шуңа да сак булыйк!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев