21 апрель 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 21.04.2017
-
Апас яшьләре паспорт алды
Район хакимиятенең утырышлар залында март-апрель айларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Әлеге чара Бөек Җиңү көне уңаеннан, "Музейлар язы", "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы", "Мәрхәмәтле Татарстан" һәм "Россия балалары" акцияләре кысаларында узды. Район хакимияте, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты, Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге туган якны өйрәнү музее коллективы тырышлыгы...
-
Иске Әнәледә Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләкләр таратылды
Иске Әнәле авылында яшәүче Зәйнәп апа Сәйфетдинова 40 елдан артык җирле үзидарә системасында эшләгән. Аны авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме белән тәбрик иттеләр, Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелгән күчтәнәчләрне, Котлау открыткасын тапшырдылар.
-
Дәвеш кызы җиңүче
Казанда "Баскет-холл"спорт сараенда Бөтенроссия туган тел форумы үтте. Дәвеш мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сөмбел Хөсәенова "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең "Өметле киләчәк" номинациясендә Дипломга лаек булды.
-
Апаста спортны үз итәләр
"Спорт сөюче Татарстан" акциясе кысаларында Апас мәктәбе спортзалында район мәктәпләре командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Шулай ук Каратун мәктәбе базасында самбо буенча ачык турнир булды. Егет-кызлар ярышларда актив катнаштылар.
-
4 көннән алтмыш яшь туласы булган мәрхүмгә...
13 апрельдә иске Казан юлыннан узучылар Жидекизләү авылында күтәртелгән дамбаның ферма тирәсендә куеп калдырылган зур диаметрлы су агу гидротехник корылма эчендә кеше гәүдәсе күреп ала. Бу хакта шул ук минута хәбәр район эчке эшләр бүлегенә җиткерелә. -Без аны шундук таныдык. Николай Шагин ул. Ике-өч көннән аңа 60 яшь тулырга тиеш...
-
Апаслылар Бөтенроссия туган тел форумында катнаша
Бүген, 21 нче апрель көнне башкалабыз Казанда "Баскет-холл"спорт сараенда Бөтенроссия туган тел форумы үтә. Әлеге зур чарада районыбыздан милли мәгариф өлкәсендәге республика чараларында җиңүгә ирешкән 40 кешелек укучы һәм мөгалимнәребездән торган делегация катнаша.
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда “Язның игелекле атнасы”
Апас туган якны өйрәнү музеенда Россия күләмендә үткәрелә торган "Язның игелекле атнасы" акциясе кысаларында, "Иреклелек балаларга!" дигән бер көне уңаеннан, Апас урта мәктәбенең коррекцияле сыйныф укучылары белән кызыклы очрашу үтте. "Борын борын заманда..." дип аталган әкияти исем астында, безнең- Апас төбәгендә табылган һәм яшәгән борынгы хәйваннарның сөякләренә нигезләнеп төзелгән экспозициясе...
-
Кызыл Тау мәдәният йортында эчтәлекле чара
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Кызыл Тау мәдәният йортында мәдәният йорты, китапханә, медпункт һәм социаль яклау хезмәткәрләре катнашында эчтәлекле чара узды. Биредә сәламәтлек, мәрхәмәтлелек, төрле замана чирләренә каршы тору хакында сүз булды. Усал ният белән йөрүчеләрдән сак булу, саклыкны көчәйтү турында да сүз булды.
-
Апаста волейболны бик тә яратучы яшьләр яши
Апас мәктәбе спорт залында узган атнада уздырылган волейбол ярышында барлыгы 18 команда катнашты. Егетләр арасында Каратун, Биеш мәктәпләре һәм аграр көллият командалары җиңде. Кызлар командалары арасында Апас, Биеш һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары призлы урыннар бүлеште. 22 апрельдә мәктәп Спартакиадасы программасы буенча 9 еллык мәктәп яшүсмер егетләр волейбол...
-
Дәүләки мәктәбе укучылары язучылар белән очраштылар
19 апрельдә Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә шагыйрь Ренат Харис иҗатына багышланган II республикакүләм конференция үтте. Дәүләки мәктәбенең 2нче, 4нче сыйныф укучылары бу укуларда актив катнаштылар. Шигырь сөйләү номинациясендә 2нче сыйныфтан Шәйдуллина Эльвина I урын, Шәрипова Азалия III урын (җитәкчесе Вәлиева Гөлчәчәк), 4нче сыйныфтан Җамалиева Рамилә III урын һәм...
-
Апасның яшь көрәшчеләре Россиякүләм ярыш чемпионнары
13-15 апрельдә Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогы һәм призларына Бөтенроссия милли көрәш турнирына Апастан 10 кешелек команда барды. Бу мөһим ярышта Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 45 команда, 550 көрәшче катнашты. Апас командасы беренче унлыкта баллар буенча җиңде, төрле үлчәү категорияләрендә күп яшь көрәшчеләребез призларга лаек булды. Команда...
-
Акхуҗада “Ак җилкән“ узды
Акхуҗа мәдәният йортында "Ак җилкән" кавыштыру-таныштыру клубының чираттагы утырышы узды. Биредә Сатмыш, Ындырчы, Әлмәндәр, Шәмбалыкчы авыл жирлеге яшьләре катнашты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мингазиев кичәне ачып җибәрде һәм яшьләргә уңышлар теләде. Төрле җирлектән килгән яшьләр районның мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән аралаштылар, сөйләштеләр, төрле уеннарда катнаштылар,...