90 яшьлек Мәрьям Гарифуллина: без биш бала үстек җылы кочакта
21 февральдә Үтәмеш авылында гомер итүче Мәрьям Гарифуллина 90 яшьлеген каршылады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аңа Россия Президентының Котлау телеграммасын тапшырды. Мәрьям әбиебез зур рәхмәтләрен әйтеп район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, Котлау хаты, Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллиннан бик матур бүләкләр дә кабул итеп алды. -Әниебезне...
21 февральдә Үтәмеш авылында гомер итүче Мәрьям Гарифуллина 90 яшьлеген каршылады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аңа Россия Президентының Котлау телеграммасын тапшырды. Мәрьям әбиебез зур рәхмәтләрен әйтеп район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, Котлау хаты, Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллиннан бик матур бүләкләр дә кабул итеп алды.
-Әниебезне шулай хөрмәт итеп килүчеләргә, гаиләбез өчен онытылмаслык вакыйга-бәйрәмебезне уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә,-диде Мәрьям әбинең улы Марат Зыядиев. -Без биш бала үстек. Әниебез беркайчан да сыктамады, кайгы-борчуларын безгә күрсәтмәде. Безне тырыш булырга, хезмәтне һәм тормышны яратырга өйрәтте. Аңа исәнлек-саулык, 100 яшьлеген дә шулай исән-сау булып, безнең арада каршылавын телибез.
Бәйрәм табынына юбилярның күршеләре, җан ахирәтләре, туганнары, кода-кодагыйлары да җыелган иде.
-Районыбызда 90 яшьлеген каршылаучыларның һәммәсен шулай барлап торабыз. Чакырулы кунаклардай район вәкилләрен шушы гомер бәйрәменә көтеп каршы алучы бу гаиләләрдә бик эшчән, бәхетле балалар үскән. Хәзер алар инде онык-оныкчалары өчен өчен үрнәк һәм кирәк булып яшиләр. Буыннар чылбыры өзелмәсен, барыгызны да Ватан сакчылары һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм,-диде юбилярны котлап, Луиза Сафина.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев