21 февраль 2018 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 21.02.2018
-
Район ветераннар Советы республикада икенче
21 февральдә район ветераннар Советының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Совет Президиумы утырышы район үзәгендә чәй табыны артында үтте. Апас районы ветераннар Советының башкарган эшләре бик күп. Республикакүләм танылуның нигезендә бердәмлек һәм максатчан эшләү, лаеклы ялга чыгучыларны онытмыйча барлап тору һәм аларның сәламәтлеге, һәр тормыш ваклыгы белән хәбәрдар булу. Төрле...
-
90 яшьлек Мәрьям Гарифуллина: без биш бала үстек җылы кочакта
21 февральдә Үтәмеш авылында гомер итүче Мәрьям Гарифуллина 90 яшьлеген каршылады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аңа Россия Президентының Котлау телеграммасын тапшырды. Мәрьям әбиебез зур рәхмәтләрен әйтеп район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, Котлау хаты, Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллиннан бик матур бүләкләр дә кабул итеп алды. -Әниебезне...
-
Апаста Татарстан профсоюзлары Федерациясенең киңәшмәсе үтте
Апаста Татарстан профсоюзлары Федерациясенең агымдагы семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, бүлек җитәкчеләре һәм баш белгечләр Ирина Андина, Лариса Бушмилева, Анастасия Ерохина катнашты. Апас районының авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларында оешып, нәтиҗәле эшләп килүче беренчел һәм район...
-
Шыгайдан Камалиевлар күпләп терлек асрыйлар
Шыгай авылында яшәүче Дамир һәм Гөлчәчәк Камалиевлар ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Сарыклар, бәрәннәр, тана, сыер, бозаулар - барысы да салкын метод белән яши. -Сарык асрау эшен 4 баштан башладым. Аларны Башкириядән барып алдым. "Роман" токымлы сарыкларның 300 башка җиткән чаклары бар иде. Хәзер азрак киметтем. Мөгезле эре терлекләр 11 баш,...
-
Иске Әнәледә актив малай яши
Иске Әнәле авылында яшәүче, Апас урта мәктәбенең 3 класс укучысы Айрат Нурмөхәммәтов һәр яктан да актив. Иске Әнәле клубы мөдире Альмира Сәлахова хәбәр иткәнчә, ул һәр ел фасылына туры килгән уеннар ярата. Иптәшләре белән уйнарга кардан һәм боз кисәкләреннән саклану чарасы да ясап куйган. Ул шулай ук сәхнәне дә үз...
-
Апаста Каратун мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты куя
22 февральдә, 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Каратун үзешчәннәре катнашында "Егетләргә чын күңелдән" дип аталган бәйрәм концерты була. Күп кенә авылларда булып, тамашачыны ял иттергән, рәхмәт сүзләре ишеткән каратунлылар район үзәгендә җыр-моңнарын бүләк итә. Керү - ирекле. Рәхим итегез! (6+)
-
Апаста мәдәни мирас фестивале дәвам итә
Мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган мәдәни мирас фестиваль-бәйгесе авыл җирлекләрен иңли. Ул төбәгебедәге үзебезгә генә хас булган гореф-гадәтләрне чагылдыруга багышлана. Фестивальнең зона туры Акхуҗа авыл җирлегендә узды. Биредә 3 авыл җирлегеннән Ындырчы, Сатмыш һәм Азбаба җирлекләреннән мәдәният учаклары катнашты.
-
Урта Балтай укучылары җиңү яулаган
Урта Балтай мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Колкова Альбина һәм Гайфуллина Лилия мәктәп укучылары арасында узучы экологик конфереция буенча республикакүләм олимпиадада икенче урынны яулаганнар. Район мәгариф бүлеге Алсу Хәйруллина уңыш яулаган кызларга һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучылары Алсу Нуруллинага олы рәхмәтен белдереп, уңышлар теләгән.