Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Адмирал”да көчле янгын башланганда апаслылар да булган

Бу хакта безгә шунда булган бер апаслы хәбәр итте. Ул әле дә үзенең шок хәлендә булуын белдерде. Үзенең исемен күрсәтмәвен сорады. Күргәннәре белән уртаклашты. - Мин кофта киеп карарга җыенган идем. Моңа кадәр ике кавказ ир-аты чабып үттеләр. Каршы павильонда апас егетен күрдем. Аның белән сөйләшеп алган арада "пожар" диешә...

Бу хакта безгә шунда булган бер апаслы хәбәр итте. Ул әле дә үзенең шок хәлендә булуын белдерде. Үзенең исемен күрсәтмәвен сорады. Күргәннәре белән уртаклашты.

- Мин кофта киеп карарга җыенган идем. Моңа кадәр ике кавказ ир-аты чабып үттеләр. Каршы павильонда апас егетен күрдем. Аның белән сөйләшеп алган арада "пожар" диешә башладылар. Мин алга таба чаба башладым, якташ артта калды. Чабам, чыгу куренми. Ул да түгел биткә кара әче төтен бәрелде, миңгерәп киттем. Минем алда бер ир-ат кечкенә баласын күтәргән килеш бара иде. Ул бала акырып еларга тотынды, паника башланды.... Ходайның рәхмәте, чыгу урыны ерак түгел иде. Янгын башланган урынның күршесендәге чыгу ишеге булып чыкты. Мин ишек төбенә килеп җиткәндә ишекләрне каерып чыга башладылар. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм..... Урамга чыккач фото, видеога тошерә башладым. Янгын башланып 15 минутлар чамасы үткән иде. Апаснын үзеннән минем белән 4 кеше иде анда, тагын 2 райондашны күрдем бугай, - дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев