13 март 2015 яңалыклары
-
Район укучылары янгынга каршы рәсемнәрдә көрәшәчәк
Районның янгынга каршы көрәш бүлеге мәктәп укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем бәйгесе игълан итте. Укучыларның иң отышлы иҗат җимешләре республика бәйгесенә җибәреләчәк. "Барлык мәктәпләр дә актив катнашсын иде. Җиңүчеләр берничә төркемгә бүлеп билгеләнәчәк", - ди янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев. Фото:http://mpliked.ucoz.com/news/9
-
Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина әтисенең фронттан килгән хатларын бик кадерле ядкарь итеп саклый
Фронттан килгән хатлар... Әнисенең амәнәте буенча бик кадерле ядкарь итеп саклый аны Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина. - Инде саргаеп, төсләрен җуйган булсалар да, ул хатлардан әти җылысы бөркеләдер кебек. Ул хатларны укыганда әти тавышы ишетеләдер сыман. Алып укымаган көнем бар микән. Андагы һәр җөмләне яттан белсәм дә, шуңа үреләсе,...
-
Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә апаслылар якынча 4 миллион сумлык азык-төлек сатканнар
Яңа елдан соң район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре 4 тапкыр Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә катнашып, якынча 4 миллион сумлык азык-төлек саттылар. Апастан 15 машиналык делегация Казанга 7 мартта барды, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. Бу баруда апаслылар сатуга килосын 250 сумнан ит,...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 13.03.2015
-
“Адмирал”да көчле янгын башланганда апаслылар да булган
Бу хакта безгә шунда булган бер апаслы хәбәр итте. Ул әле дә үзенең шок хәлендә булуын белдерде. Үзенең исемен күрсәтмәвен сорады. Күргәннәре белән уртаклашты. - Мин кофта киеп карарга җыенган идем. Моңа кадәр ике кавказ ир-аты чабып үттеләр. Каршы павильонда апас егетен күрдем. Аның белән сөйләшеп алган арада "пожар" диешә...