Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аграр көллият студентларын полициягә кунакка чакырдылар

Район эчке эшләр бүлегенә директор урынбасары Алмаз Сафиуллин озатуында Апас аграр көллиятенең 161 нче төркеме студентлар десанты килде. Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш якларыннан бирегә укырга керүче егетләрне утырышлар залында 70 кешелек коллектив җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алды. Урынбасарлары Фәнис Шәрәфуллин, Фәнис Хәялиев, балигъ булмаганнар эше һәм...

Район эчке эшләр бүлегенә директор урынбасары Алмаз Сафиуллин озатуында Апас аграр көллиятенең 161 нче төркеме студентлар десанты килде. Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш якларыннан бирегә укырга керүче егетләрне утырышлар залында 70 кешелек коллектив җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алды. Урынбасарлары Фәнис Шәрәфуллин, Фәнис Хәялиев, балигъ булмаганнар эше һәм бала хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова үз чыгышларында яшләрне тәртипле булырга өндәделәр, коллектив, ДНД район штабы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Көллиятнең иң актив студентлары, форпостчылар Ранис Сафиуллин белән Федор Калмыковка Мактау Грамоталары тапшырылды. Тантаналы минутлардан соң студентлар хезмәткәрләрнең яңартылган бинасында эш шартлары, музей һәм үзәк кизү тору пульты, тикшерүләр вакытында һәм административ кулга алынучыларны вакытлы изоляцияләү урыннары белән таныштылар.

-Мин үзем дә иңнәремә погоннар такканчы 1985-1986 елларда Апас училищесында укып, хезмәт юлымны гади милиционер-шофер булып башлаган идем,-диде егетләргә мәрәҗәгать итеп полковник Рамил Хәбибуллин. -Ул чактагы директор Рәшит абый Шәйхиев, укытучы-мастерлар бездән чын ир-егет ясадылар дип саныйм, рәхмәт остазларыма.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев