19 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Салмыш тракторчы эшкә барырга чыккан
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары трактор белән эшкә барырга чыккан тракторчыны туктатканнар. Ир уртасы булган шоферның руль артына салмыш баштан утыруы ачыклана. Хәзер закон, таләпләрне үтәмәгән әлеге транспортчыны җаваплылык көтә.
-
“Ашыгыч ярдәм“ кая бара
Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм бүлеге" бүген 18 чакыру кабул иткән. Әлеге чакырулар буенча барып барысына да ярдәм күрсәткән. Райондашлар арасында тән температурасы һәм кан басымы күтәрелеп мөрәҗәгать итүчеләр күп.
-
Апастан Камил ага Әхмәдуллинга башкаладан Рәхмәт хаты килде
Апаста яшәүче, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Камил ага Әхмәдуллин 80 яшьлек юбилеен каршылады. Аны олы юбилее уңаеннан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин оенә барып котлады һәм район башлыгының изге теләкләрен җиткерде, бүләген тапшырды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын да бирде....
-
Милек теркәүнең бердәм реестры эшли башлады
1 гыйнвардан Милек теркәүнең бердәм реестры һәм исәп-хисап системасы эшли башлады. Хәзер милекне тизрәк теркиләр. Чөнки барлык документлар берьюлы эшләнә. Шунысы да бар: милекне теркәү өчен гаризаны теләсә кайсы бүлектә язарга мөмкин. Авылдагы йортны үз исемегезгә яздырырга телисез икән, моны шәһәрдә дә башкарып була. Әзер документларны өйгә дә (бушка түгел)...
-
Метаноллы булса - салмыйсың
"Роспотребнадзор" вәкилләре район автосервислар, автокибетләрдә составында спирт булган төрле сыеклыкларны тикшерә. Аның составында метанол булмавына инану өчен "незамерзайка", "ТОСОЛ" һәм башка сыеклыклар үрнәге Казан лабораторияләренә озатыла һәм җентекләп анализлана.
-
Апас районы тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе-2017“ хәзерләнә
Районыбыз балалар бакчалары тәрбиячеләре "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесенә хәзерләнәләр. Быел иң яхшы тәрбияче апа кем булыр? Анысын тиздән хәбәр итәчәкбез.
-
Апас районында иртәнге 10 кадәр спиртлы эчемлек сатканнар
Чүрибураш авылының бер сәүдә ноктасында спиртлы эчемлекләрне иртәнгә унга кадәр үк сату очрагы ачыкланган. Хәзерге законнар буенча бу кибет хуҗасы, сатучыга 50 мең сумлык штраф яный
-
Кибеткә таможня аша
-Узган елда Татарстан таможня пунктлары аша узган елда барлык товарларның яртысы машина төзелеше өчен кулланылучы иң заманча станоклар, роботлар иде,-дип белдерде бу хезмәт җитәкчесе Альберт Мәүликов. Татарстан таможнясы аша үткән азык-төлек товарларының бер өлеше Апас сәүдә нокталары аша халыкка сатыла. Аның сыйфатына кулланучылар зарланмый.
-
Апас урамнарыннан кар чыгаралар
Апас урамнарын чистарту, юл читләренә өелгән кар тауларын ташу эшләре бара. Бүгенгә 200 КамАЗ кар чыгарылды. Эш дәвам итә.
-
Аграр көллият студентларын полициягә кунакка чакырдылар
Район эчке эшләр бүлегенә директор урынбасары Алмаз Сафиуллин озатуында Апас аграр көллиятенең 161 нче төркеме студентлар десанты килде. Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш якларыннан бирегә укырга керүче егетләрне утырышлар залында 70 кешелек коллектив җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алды. Урынбасарлары Фәнис Шәрәфуллин, Фәнис Хәялиев, балигъ булмаганнар эше һәм...