Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас артистлары Айратны мактый

Район Мәдәният йортының "Замандаш" ял-концерт агитбригада төркемен урак көннәрендә басуларга алып йөрүче мәдәният бүлеге шоферы Айрат Миннегалиевны хезмәттәшләре бик мактый: -Инде үзе дә чын артист була язды. Бик ярдәмчел, кешелекле булганы өчен аны барыбыз да хөрмәт итә,-ди директор Земфира Мөхәммәтшина. -Фотога да бик матур төшерә, Казанга министрлыкка җибәргән фотоотчетларын бик...

Район Мәдәният йортының "Замандаш" ял-концерт агитбригада төркемен урак көннәрендә басуларга алып йөрүче мәдәният бүлеге шоферы Айрат Миннегалиевны хезмәттәшләре бик мактый:

-Инде үзе дә чын артист була язды. Бик ярдәмчел, кешелекле булганы өчен аны барыбыз да хөрмәт итә,-ди директор Земфира Мөхәммәтшина. -Фотога да бик матур төшерә, Казанга министрлыкка җибәргән фотоотчетларын бик югары бәялиләр.

-Айратның автобусы ел да 30-50 мең километр чамасы юл үтә. Менә шуннан аның эшенең нинди катлаулы һәм җаваплы булуын барыбыз да бик яхшы аңлый. Төрле Татарстан, Россиякүләм гастрольләргә, конкурсларга да ул алып бара безне. Аңа ышанабыз, һаман безнең белән бергә булуын һәм эшләвен телибез. Рәхмәт сиңа, Айрат!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев