31 август 2017 яңалыклары
-
Игълан
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Корбан гаете 1 сентябрьдә була. Иртәнге намаз 3.20 минутта. Кояш чыга 4.50 минутта. Намаз башкарыла, кояш чыккач, ярты сәгать үткәч, ягъни 5.30 минутта. Гаеткә алдан килү сорала. Бишенче яртыданда соңга калмаска. Вәгазьләр, сорау-җаваплар, хөтбәләр. Апас район мөхтәсибәте.
-
Апас артистлары Айратны мактый
Район Мәдәният йортының "Замандаш" ял-концерт агитбригада төркемен урак көннәрендә басуларга алып йөрүче мәдәният бүлеге шоферы Айрат Миннегалиевны хезмәттәшләре бик мактый: -Инде үзе дә чын артист була язды. Бик ярдәмчел, кешелекле булганы өчен аны барыбыз да хөрмәт итә,-ди директор Земфира Мөхәммәтшина. -Фотога да бик матур төшерә, Казанга министрлыкка җибәргән фотоотчетларын бик...
-
Дәвештә аш-суны бик тәмле пешерәләр
Дәвеш ашханәсе хезмәткәрләре, махсус белемле Алинә Идрисова, Халидә Лотфуллина, Эльвира Ибәтуллина санаулы урак көннәрендә эшкә бик иртә киләләр. Көн саен 60-70 кешелек аш-су әзерләнә. Кайнар ризыкны басу-кырларга Эльвира Ибәтуллина алып чыга. -Бик тәмле итеп ашаталар безне,-диләр игенчеләр. -3 тапкыр басуга кайнар ризык китерәләр. Үзләре баскан өй токмачы, майлы яңа бәрәнге...
-
Апаслылар Зәйдән җиңеп кайтты
27-29 августта Зәй шәһәрендә үткәрелгән «Авыл яшьләре-2017" спорт фестиваленнән апаслылар бер кочак бүләкләр белән әйләнеп кайттылар. Чүрибураштан Салават Минһаҗев милли көрәштә 85 килограмм авырлыкта икенче, Апастан Рафаэль Хәсәнов 70 килограммлы үлчәмдә өченче урын яулады. Таяк тартыш (маст-рестлинг) ярышында Чүрибураштан Гүзәл Өметбаева Татарстан авыл яшьләре арасында дүртенче урынга чыкты. Яшь сыер...
-
Апаста бөтен дәүләт программалары вакытында үтәлә
Апас районында тузган, авария хәлендәге торакларда яшәүче 23 гаилә быел дәүләт программалары буенча яңа фатирларда, йортларда өй туйлары үткәрә. Район үзәгенең Яшьләр микрорайоны, Ленин, Һади Такташ, Совет урамнарында моннан 45-55 еллар элек салынган тузган тораклар сүтелә һәм аның җирләре дәүләт фондына күчерелә. -Безнең район Россия, Татарстан дәүләт төзелеш, төзекләндерү программаларында...