Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары беренче урынны яулап кайтты

Әлеге халыкара конкурс-фестиваль быел да Казан мәдәният һәм сәнгать университетының концерт залларында узды. Россиянең һәм СНГ илләреннән килгән 100дән артык коллективлар уен кораллары, фольклор ансамбльләр һәм гамәли сәнгать номинацияләре буенча көч сынаштылар. Якутия - Соха, Башкортостан, Казахстан, Марий-Эл, Мордовия, Ульян, Чуваш, Удмурт, Татарстан Республикасыннан атаклы Арча, Азнакай, Саба ансамбльләре арасында...

Әлеге халыкара конкурс-фестиваль быел да Казан мәдәният һәм сәнгать университетының концерт залларында узды. Россиянең һәм СНГ илләреннән килгән 100дән артык коллективлар уен кораллары, фольклор ансамбльләр һәм гамәли сәнгать номинацияләре буенча көч сынаштылар. Якутия - Соха, Башкортостан, Казахстан, Марий-Эл, Мордовия, Ульян, Чуваш, Удмурт, Татарстан Республикасыннан атаклы Арча, Азнакай, Саба ансамбльләре арасында апаслар чыгышы аерылып тора. Камил Гайнетдинов, Ленар Хафизов - курайларда; Динар Газиев һәм ансабльнең җитәкчесе Фатых Хисамов тальян гармуннарда; Илсаф Мөхәммәдиев, Эльмира Сәлимуллина, Әдилә Илалова бәрмә уен коралларында; һәрдаим сәнгать мәктәбенә теләктәш белдерүче Рамис Ногманов кубызда оста һәм бердәм башкарулары жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте. Шулай итеп ансабль I дәрәҗә дипломга лаек булды. Гамәли сәнгать номинациясе буенча "Сәләт" балалар иҗат йорты коллективыннан Миләүшә Абзалова иҗади кул эшләре күргәзмәсендә катнашып, махсус дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев