11 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Апаста киңәшмә уздырды
Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская район хакимиятенең утырышлар халында "Халык контроле"нә килгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча киңәшмә уздырды. Биредә тирә-күрше районнарның җитәкче-белгечләре дә катнашты. Апас районы буенча барлыгы 16 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның 8-е хәл ителгән. Күпчелек мөрәҗәгатьләр юлларны төзекләндерү хакында.
-
Машина бәрдергән "җиделе" хуҗасы эзен каплый алмаган
9 октябрь кичендә Каратунда юл-транспорт һәлакәте була. "Җиделе" машинасы хуҗасы саксызлыгы нәтиҗәсендә "Калина" га бәрелә. Ул күңелсезлек килеп чыкканнан соң вакыйга урынын ташлап китә. Ләкин җаваплылыктан качып котыла алмый. Юл сакчылары аның эзенә төшә һәм гамәле өчен җаваплылыкка тарта. Руль артында хатын-кыз булган. Аңа 1,5 мең сум штраф һәм правасыз...
-
Апас үзәк хастаханәсе баш табибы өлкәннәрне хөрмәтләде
Апас үзәк хастаханәсе коллективы үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрен хөрмәтләде. Баш табиб Алмаз Алиуллин өлкән хезмәттәшләре янында булып хәлләрен сорашты, сәламәтлекләре белән кызыксынды, күчтәнәчләр тапшырды. Зур Күккүз авылында яшәүче Саҗидә Вәлиева һәм Кече Күккүз авылында яшәүче Наилә Мөхәммәтҗанова олы рәхмәтләрен әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калдылар.
-
Апас балалары беренче урынны яулап кайтты
Әлеге халыкара конкурс-фестиваль быел да Казан мәдәният һәм сәнгать университетының концерт залларында узды. Россиянең һәм СНГ илләреннән килгән 100дән артык коллективлар уен кораллары, фольклор ансамбльләр һәм гамәли сәнгать номинацияләре буенча көч сынаштылар. Якутия - Соха, Башкортостан, Казахстан, Марий-Эл, Мордовия, Ульян, Чуваш, Удмурт, Татарстан Республикасыннан атаклы Арча, Азнакай, Саба ансамбльләре арасында...
-
Акхуҗадан Әлфинур Сабитовага Ил башлыгының Котлау хаты килде
Акхуҗа авылында яшәүче Әлфинур Сабитова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Әлфинур апа тормышында бик күп авырлыклар кичергән. Ачы бала хәсрәтләрен дә күрергә туры килгән. Ләкин ул барысын да сабыр канатларында күтәргән, кешелеклелеген югалтмаган. Бүген оныклары, туганнары,...
-
Апас районында көнбагыш уңышын җыю бара
Быел май сыгып алу өчен көнбагыш районда барлыгы 1500 гектарда чәчелде. Бу кырларда көнбагыш орлыгының өлгерүен тизләтү өчен махсус препаратлар кулланылды. Бу бик табышлы культура-узган елда, мәсәлән, "АгроАктив" хуҗалыгында аны 500 гектарда чәчкәннәр иде. Шул кырлар хуҗалык кассасына 25 миллион сум чамасы табыш кертте. Быел Болынбалыкчы, Кормаш кырларында көнбагыш 800...
-
Апаста соло, дуэт һәм трио чыгышлары популяр
«Сәләт» балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге хөрмәтенә район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасында катнашып, Апас мәдәният йорты сәхнәсендә бик килешле һәм матур итеп чыгыш ясадылар. Гөлназ Хантимирова, Резеда Галәтдинова һәм Миләүшә Абзалова триосы өлкәннәргә рус телендә бик матур җыр бүләк итте. Ришат Җамалиев.
-
Буа районында 92 яшьлек әбине эзлиләр
Ул 5 октябрь төнендә өеннән чыгып китә һәм шуннан бирле бер хәбәр дә юк. (Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Буа районында 92 яшьлек Рафика Фәтхуллинаны эзлиләр. Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче әби 5 октябрь төнендә өеннән чыгып китә. Шуннан бирле аннан бер хәбәр дә юк. Кызы аның юклыгын иртәнге...
-
Апас хоккейчылары арчалыларны җиңде
Районның яшьләр эше һәм спорт комитеты әзерләгән эш программасында октябрь аенда барлыгы 15 спорт ярышлары үткәрү, зона, республика спорт чараларында катнашу каралган. Бу программа буенча 8 октябрьдә Апасның 2007 елда туган яшь хоккейчылары "Барс" командасы Арча районыннан килгән яшьтәшләре белән очраштылар. 4:2 исәбе белән апаслылар җиңде, молодцы! 12 октябрьдә Апасның...
-
Апаста быел шикәр чөгендере дә уңды
Быел шикәр чөгендереннән 120 мең тонна уңыш алу көтелә. Чәчелгән барлыгы 3000 гектардан 10 октябрьгә 110000 тонна шикәр чөгендере алынды. Тагын 400 гектарлык эш калды. Буртларга өелгән чөгендернең яртысыннан артыгы Буа шикәр заводына озатылды. Бер гектар уңышы әлегә 400 центнер тәшкил итә. Ришат Җамалиев.
-
Регина Юльякшина Elvin Greyда эшләп күпме хезмәт хакы алуын әйткән
Инстаграм челтәрендәге постлардан аңлашылганча, хәзер Радик Юльякшинның төркемендә аның апасы да эшли. Регина белән элемтәгә чыгып, аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белдек. Юльякшиннарның барысыннан да интервью алган булды - Радикның үзеннән дә, әнисеннән дә. Шуны әйтәсе килә: алар барысы да ихласлар һәм алар белән аралашуы шундый рәхәт! - Регина, хәлләрегез ничек?...
-
Апаста тагын бер сандугач артты
Апас үзәк хастаханәсе хезмәткәре Лилия Вәлиуллина әлегә кадәр Кайбычта "Миләшкәй" балалар бакчасы музыка тәрбиячесе булып эшләде. 10 октябрьдә Апас сәхнәсендә ул тәүге тапкыр чыгыш ясады, нәзберек тамашачы мәхәббәте һәм көчле алкышларга лаек булды. Ул 3 бала анасы, ире Ранис район Советы хезмәткәре булып эшли. Матур тавышлы Лилияне Апас, Казан сәхнәләрендә...