Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары мәчеткә яратып йөри, тәртиплелеккә өйрәнә

Апасның өченче мәхәлләсе - "Миргасыйм" мәчете мәдрәсәсендә 400 дән артык хак мөселман дин сабаклары алды, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнде. Балалар да ярата биредә ел саен эшләүче мөселман яшьләре җәйге лагерын. Быелгысына әнә 7-15 яшьлек 45 бала язылды һәм бик яратып йөри. 25 июльдән 3 августка кадәр иртәнге сигездән кичкә кадәр...

Апасның өченче мәхәлләсе - "Миргасыйм" мәчете мәдрәсәсендә 400 дән артык хак мөселман дин сабаклары алды, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнде. Балалар да ярата биредә ел саен эшләүче мөселман яшьләре җәйге лагерын. Быелгысына әнә 7-15 яшьлек 45 бала язылды һәм бик яратып йөри. 25 июльдән 3 августка кадәр иртәнге сигездән кичкә кадәр алар өчен дин-әхлакъ дәресләрен мәчет имамы Рамазан хәзрәт Әминов, остабика-укытучылар Гөлчәчәк Зыятдинова, Фәүзия Маннапова, Дания Сәлахова, Әлфия Шакирова бирә. Ир балалар һәм кыз балалар аерым укый, тәнәфесләрдә ачык һавада уеннар үткәрелә. Җәйге лагерьның шеф-повары Әминә Садыйкова, ярдәмчеләре Наҗия Галиуллина, Талия Сафиуллина эшкә керешкәнче табибларда тиешле тикшеренүләр узды, медицина кенәгәсе алды, бу яктан тәртип катгый бездә, ди мәчеттә бар эшләрдә дә башлап йөрүче Люция Зыятдинова. Балалар өчен 3 тапкыр табын җәелә, алар олылар катнашында Коръән серләренә төшенә, дөрес итеп намазга басу, азан әйтү нечкәлекләрен өйрәнә.

Балалар җәйге мөселман лагеры фәкать җәмәгать башлангычында, халыктан кергән сәдака, азыклата ярдәм нигезендә генә эшли. Киң, керсез күңелле мәхәллә халкы аны бирегә йөрәк кушуы, намусы кушканча күпләп китерә. Иганәчеләр Миләүшә Алиуллина, Рушания Сәмигуллина, Кафия Фәхретдинова, Валентина Сафиуллина, Зөһрә Җәләлиева, Рәмзия Шәйхетдинова, Ринат Галиуллин гаиләләренә имам-хәзрәт, балалар һәм җәйге лагерь хезмәткәрләре бик рәхмәтле.

- Берәр кешедә әле эшкә ярарлык газ плитәсе, фотоаппарат булып, шул әйберләрен мәчеткә тапшырса да яхшы булыр, аш-суларыбыз ул чакта тагын да тәмлерәк, мәчет тарихы, балалар өчен ясалган фотоальбомнар истәлеклерәк булачак, - дип, Апас, район, мәхәллә халкына мөрәҗәгать итә остабикә Люция Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь Апастово