31 июль 2015 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 31.07.15
-
Бүген Апас Боз сараенда сезон ачыла
31 июльдән Апас Боз сараенда массалы шуу башлана. Җомга көнне 18.00 сәгатьтән башлап 19.00 сәгатькә кадәр, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 20.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - дип хәбәр иттелләр Апас Боз сараенда. Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir
-
Югары Балтайдан Резеда Сәлахова “Нечкәбил“ бәйгесендә катнашачак
Югары Балтай авылыннан Резеда Сәлахова сентябрь аенда узачак республикакүләм "Нечкәбил" бәйгесендә катнашачак. Тормыш иптәше Айрат белән өч егет үстерә алар. Резеда районда, авылда уза торган төрле бәйге-чараларда актив катнаша. Рамазан аенда авылда үз хисабыннан ифтар мәҗлесе дә үткәрде. Авылдашлары алдында абруе зур аның. Районыбыз данын якла, без синең белән горурланабыз,...
-
Апас балалары мәчеткә яратып йөри, тәртиплелеккә өйрәнә
Апасның өченче мәхәлләсе - "Миргасыйм" мәчете мәдрәсәсендә 400 дән артык хак мөселман дин сабаклары алды, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнде. Балалар да ярата биредә ел саен эшләүче мөселман яшьләре җәйге лагерын. Быелгысына әнә 7-15 яшьлек 45 бала язылды һәм бик яратып йөри. 25 июльдән 3 августка кадәр иртәнге сигездән кичкә кадәр...
-
Татарстан язучылары Апаста кунакта булдылар
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары - якташларыбыз Хәбир Ибраһим (Борнаш), Аманулла (Шыгай), "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакторы Гөлүсә Закирова (Кече Болгаер) һәм шулай ук "Мирас" журналы бүлек мөдире Марат Закир районның мәдәният хезмәткәрләре, укытучылары белән очраштылар. Һәркайсы үз чыгышында райондагы үзгәрешләргә соклануын белдерде, иҗат планнары белән таныштырды, залдагыларның сорауларына җаваплар...
-
Район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына “кыр премиясе” тапшыралар
Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2015" район штабы вәкилләре тантаналы итеп "кыр премиясе" тапшыру традициясен дәвам итә. Агрофирмада бүләкләнү шартлары мондый: "Нью-Холланд ТС 56" комбайны экипажына премия алу өчен 4000 центнер, "Нью-Холланд 6080-6090", "Клаас-Мега" буенча 5000 центнер, "Клаас-Лексион" белән...