Апас эчке эшләр бүлеге коллективы вакыйга шаһитларын эзли
Район эчке эшләр бүлеге һәлакәтнең шаһитларын эзли. 2019 елның 13 февралендә 6 сәгать 25 минутта Казан –Ульяновск юлының 59нчы чакрымында, Кече Күккүз авылына җитәрәк, сары төстәге “Lifan Smily“ машинасы 1972 елгы ир идарә иткән арбалы атны таптата.
Нәтиҗәдә, ир-ат “Ашыгыч ярдәм“ килеп җиткәнче үк, вакыйга урынында вафат була. Әлеге вакыйганың шаһиты булучыларны, мәгълүматка ия кешеләрне район эчке эшләр бүлеге коллективы тикшерү төркеменә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Элемтәләр өчен телефон – 8(84376)- 21-5-75. Адреслары: Апас, Ленин урамы, 63 йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев