12 декабрь 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк
ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.
-
Апас эчке эшләр бүлеге коллективы вакыйга шаһитларын эзли
Район эчке эшләр бүлеге һәлакәтнең шаһитларын эзли. 2019 елның 13 февралендә 6 сәгать 25 минутта Казан –Ульяновск юлының 59нчы чакрымында, Кече Күккүз авылына җитәрәк, сары төстәге “Lifan Smily“ машинасы 1972 елгы ир идарә иткән арбалы атны таптата.
-
Апаста яшәүче Үзбәкстан Республикасы гражданнары сайлауларда катнашты
Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары бердәм булып үз тавышларын бирде. 22 декабрьдә Үзбәкстан республикасында парламентка сайлаулар уза. Бу мөһим вакыйгадан Үзбәкстаннан еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Алар өчен вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге тудырылды.
-
Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды
12нче декабрьдә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә төп мәсьәлә булып 2020нчы һәм планлаштырылган 2021-2023нче еллар чорына Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы бюджетын карау куелган иде.
-
Аграр көллият коллективы республика бәйгесендә җиңү яулады
Апас аграр көллияте Идел буе халыклары республика бәйгесенең "Әбием сандыгы" номинациясендә җиңү яулады.