Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас фермерлары шигырь дә яза

Чирмешәндә яшәүче фермер Рафис Гыймалетдинов Апас "Туган як" музеена һәм "Йолдыз" газетасы редакциясенә әле яңа гына "табадан төшкән" беренче шигырь китабын бүләк итте. "Тормыш серләре" исемле бу китапны укучы хозурына чыгаруда аңа туганнары һәм киң күңелле иганәчеләр булышкан. -Моннан ун еллар элек тәвәкәлләп үземнең һәм туганнарымның җир пайларын алып, шунда...

Чирмешәндә яшәүче фермер Рафис Гыймалетдинов Апас "Туган як" музеена һәм "Йолдыз" газетасы редакциясенә әле яңа гына "табадан төшкән" беренче шигырь китабын бүләк итте. "Тормыш серләре" исемле бу китапны укучы хозурына чыгаруда аңа туганнары һәм киң күңелле иганәчеләр булышкан.

-Моннан ун еллар элек тәвәкәлләп үземнең һәм туганнарымның җир пайларын алып, шунда ашлык, печән үстерәм. Абзар тулы терлекләр тотабыз. Кырда эшләгәндә җырларга яратам. Шигырләрем дә күбрәк шунда туа, буразнага ятып дигәндәй языла. Барлык райондашларым, авылдашларымны Яңа ел белән ихластан котлыйм,-ди ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев