26 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апас фермерлары шигырь дә яза
Чирмешәндә яшәүче фермер Рафис Гыймалетдинов Апас "Туган як" музеена һәм "Йолдыз" газетасы редакциясенә әле яңа гына "табадан төшкән" беренче шигырь китабын бүләк итте. "Тормыш серләре" исемле бу китапны укучы хозурына чыгаруда аңа туганнары һәм киң күңелле иганәчеләр булышкан. -Моннан ун еллар элек тәвәкәлләп үземнең һәм туганнарымның җир пайларын алып, шунда...
-
Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең җитәкчесе итеп кабат Фәрит Кәлимуллин сайланды
Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең еллык отчет-сайлау утырышы узды. Биредә еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, уңышлары билгеләп үтелде, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең җитәкчесе итеп кабат Фәрит Кәлимуллин сайланды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, аның урынбасарлары, район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, авыл җирлеге башлыклары, тармак җитәкчеләре,...
-
Чүрибурашта сыннар шәһәрчеге төзеп яталар
Авылга керү юлындагы мәктәп күлендә Чүрибураш авылы җирлегенә караган оешмаларда эшләүчеләр кардан төрле фигуралар төзү белән мәшгульләр. Яшел Чыршыны инде бизәп куярга да өлгергәннәр. Кичкә кадәр эшне төгәлләп, бу күңелле матурлыкны авыл халкы хозурына тапшырырга уйлыйлар алар.
-
Район балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәре үтә
Яңа ел бәйрәмнәрен барыннан да бигрәк балалар көтеп ала. Кыш бабайны һәм аның бәйрәм бүләкләрен дә зарыгып көтеп торалар алар. Балалар бакчаларында йөрүче нәниләр шыгырьләр, җырлар, биюләр өйрәнеп алдан ук бәйрәмгә әзерләнеп куялар. Бүген Апас "Салават күпере" балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр дә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кыш...
-
Апас мәктәбендә кышкы лагерь эшли
Апас мәктәбендә "Акыллы каникуллар" дигән мәктәп яны лагере оешты. Бирегә 150 укучы йөри. Укучылар кышкы каникул вакытында белемнәрен дә арттыра, төрле хәрәкәтле уеннарда катнаша, спорт белән шөгыльләнә.