Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас укучылары арасыннан иң көчле мәктәп командасын ачыкладылар

Узган атнада гына Апас аграр көллиятендә "АҖАГАН" хәрби-патриотик уеннарының район этабы үткән иде. 4 апрельдә исә мәктәп укучылары арасында хокук бозуларны кисәтү, тәртип саклау отрядлары очрашты. Бу ярышларда барлык мәктәп командалары актив катнашты. Былтыргы конкурста җиңгән Борнаш мәктәбе вәкиле ярыш байрагы күтәргәч тә, 3 мартта Санкт-Петербургта күңелләрен өшетерлек террорлык акты-метрода...

Узган атнада гына Апас аграр көллиятендә "АҖАГАН" хәрби-патриотик уеннарының район этабы үткән иде. 4 апрельдә исә мәктәп укучылары арасында хокук бозуларны кисәтү, тәртип саклау отрядлары очрашты. Бу ярышларда барлык мәктәп командалары актив катнашты. Былтыргы конкурста җиңгән Борнаш мәктәбе вәкиле ярыш байрагы күтәргәч тә, 3 мартта Санкт-Петербургта күңелләрен өшетерлек террорлык акты-метрода шартлау вакытында һәлак булучылар, зыян күрүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район эчке эшләр бүлеге фәкиле Рания Михайлова, район мәгариф бүлеге, "Сәләт" Үзәге вәкилләре күзәтчелегендә балалар 4 номинациядә көч сынашты. Кунак чакыручы як-Борнаш мәктәбе вәкилләре командаларны ашханәдә бик тәмле аш-су белән сыйлады.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев