4 апрель 2017 яңалыклары
-
Апаста паспортны район эчке эшләр бүлегенә килмичә генә алып буламы?
Район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Айрат Сафиуллин җавап бирә: - Миграция пункты паспорт бирү, алмаштыру, яшәү урыны буенча теркәлү, барган урынга теркәлү, торак урыны буенча исәптән төшү кебек хезмәтләрне электрон рәвештә дә башкара. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) әлеге хезмәтләрне табып була. Райондашларга күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә...
-
Мәктәп ашханәсендә тәмле ашаталармы?
Президент программасы буенча моннан 3 ел элек төзелгән заманча Борнаш мәктәбендә бүген тугыз авыл балалары укый. Мәктәп ашханәсендә укучылар өчен тәмле аш-су әзерләүче уңган пешекче-хезмәткәр апалары Румия Сөләйманова, Илсөяр Хшбибуллина, Гөлназ Шәйхетдинова, Гөлфания Зарипова һәм җавплы укытучыларга балалар да бик теләп булышалар. Мәктәп яшелчә бакчасында үстергән, кышкы саклауга куелган тәм-томнар,...
-
Апас укучылары арасыннан иң көчле мәктәп командасын ачыкладылар
Узган атнада гына Апас аграр көллиятендә "АҖАГАН" хәрби-патриотик уеннарының район этабы үткән иде. 4 апрельдә исә мәктәп укучылары арасында хокук бозуларны кисәтү, тәртип саклау отрядлары очрашты. Бу ярышларда барлык мәктәп командалары актив катнашты. Былтыргы конкурста җиңгән Борнаш мәктәбе вәкиле ярыш байрагы күтәргәч тә, 3 мартта Санкт-Петербургта күңелләрен өшетерлек террорлык акты-метрода...
-
Әнәле-Дүртиле арасында юл һәлакәте
4 апрель көнне Әнәле-Дүртиле авыллары арасында ике җиңел машина бәрелеште. Машиналарга зыян килде. Соңгы өч көндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен санламаучы 43 транспортчы тоткарланган.
-
Апас китапханәсендә 7 апрель – Сәламәтлек көне уңаеннан кичә узды
Район үзәк китапханәсендә һәр дата игътибар үзәгендә. 7 апрель - Сәламәтлек көне уңаеннан да алар өлкән яшьтәге апалар катнашында кичә уздырдылар. Биредә район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлсинә Гайнуллина да катнашты. Ул күп кенә киңәшләр һәм сорауларга җаваплар бирде.
-
Кечкенә баласын тәрәзәдән ыргыткан ана нәрсәгә шулай эшләгәнен сөйли
2 апрельдә 27 яшьлек Лениногорскта яшәүче әни 4 каттан өч яшьлек баласын ташлаган, дип хәбәр ителгән иде. Бу хәлнең нечкәлекләре билгеле булды. Тикшерүләр буенча, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хатын-кыз үзенең авылыннан булган иптәше янына кунакка килә. Фатирда ул ир-аттан кала, тагын ике ир-ат булуы мәгълүм була. Ул алар белән...
-
Апаста өстәл теннисын аеруча үз итәләр
Район мәдәният йорты фойесында һәр көн саен өстәл теннисы түгәрәге эшли. Биредә тренер-укытучы Марсель Хисамов кул астында кырыкка якын укучы шөгыльләнә. - Укучылар дәрестән соң киләләр, бик кызыксынып уйныйлар. Кич белән өлкәннәр уйный. Бәйгеләрне дә еш үткәрәбез, - ди тренер.
-
Кызылтау мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә булып узды
1нче апрель - бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан Кызылтау урта мәктәбендә биология укытучысы Сафина Илсияр, авыл китапханәчесе Гаффарова Нурияләр башлангыч класс укучылары катнашында "Хуш киләсез, кошкайлар!" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә кошлар сайравы тавышлары белән башланып китте, кошлар турында эчтәлекле презентация күрсәтелде. Укучылар бик матур итеп кошлар турында...