Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас күперчеләре яшьлекләрен сагына

Бер атна элек Түбән Барыштан 70 яшьлек Хәбир Зиннәтуллин Апас "Туган якны өйрәнү" музеена үзе яшь, гайрәтле чакта елга-күлләр, инешләр аша агач күпер-басмалар салганда кулланылучы "БАБАЙКА" бүләк иткән. -Язгы ташу тынып, су үз эзенә кайткач, авылның дәрманлы 6-8 кешесе авылларга зимагурлыкка-күпер сугарга чыгып китә идек без яшь чакларда, дип тапшырды...

Бер атна элек Түбән Барыштан 70 яшьлек Хәбир Зиннәтуллин Апас "Туган якны өйрәнү" музеена үзе яшь, гайрәтле чакта елга-күлләр, инешләр аша агач күпер-басмалар салганда кулланылучы "БАБАЙКА" бүләк иткән.

-Язгы ташу тынып, су үз эзенә кайткач, авылның дәрманлы 6-8 кешесе авылларга зимагурлыкка-күпер сугарга чыгып китә идек без яшь чакларда, дип тапшырды ул безгә бу тарихи бүләген,-ди музей җитәкчесе Рәмис Ногманов. -"БАБАЙКА"ның үзенә дә инде бер гасырлар чамасы бар. Зөя аша Каратун, Балыкчы, Чүрибураш, Шонгаты, Дәүләки, Дәвеш, Ындырчы, Мәми, Бәпки, Кильдураз, Коштавылы, Борындык якларында бу БАБАЙКА белән мөгаен, меңләгән усак субае сукканнардыр, шактый таушалган инде ул. 1 метр ярым озынлыкта, 45-50 сантиметр киңлектәге, гадәттә 80-100 килограммлык имән кискә төбенә аны бер юлы 4-6 кеше күтәреп, субай кагарлык карама-каеннан агач, соңрак тимер тоткалар куелган. Су уртасында субай кагыласы урынга башта безнең әти-бабайлар көймә белән йөзеп кереп, парлап 4-6 кеше басып эшләрлек басма ясаганнар. 5-6 метрлы субайның очын балта белән бик үткен итеп юынгач, шуны 2-3 метр тирәнлеккә кадәр елга, инеш төбенә кагып батырганнар.

Осталар су уртасында эшләгәндә болайрак итеп җырлап, үз-үзләренә көч биргәннәр:

-Әй бабай, сук давай, һоп-лә, сама пойдет, сама войдет, һоп-ля...

Осталарның җырлары ул елларда су өстендә бик еракларга таралган. Апас-Каратун арасында тимер-бетон күпернең беренчесе 1970 нче еллар башында салына. Ул хәзергесеннән шактыйга кечкенәрәк һәм тәбәнәгрәк була. 1979 елгы ташуда ул ишелә. Халыкны, почта, пешкән икмәк, авыруларны су аркылы чыгару өчен хәрби машиналар килә Апаска. Суда йөзә торган бронетранспортер батып, кешеләр дә бозлы суга агып китә әле ул елны. 1980 еллар башында Зөя күпере биегәйтелеп, бик нык итеп салына. Аның хәзерге урыныннан елга агымыннан 100 метрлап астарак, агач күперне гадәттә районның ул чактагы юл төзелеше бригадасы осталары сала торган була. Субай сугучылары аерым бер бригада булып оешкан. Кышка кергәч, агач күперның өстен сүтеп ала торган булганнар. Субайларны кире суырып алып булмый бит. Аларны ел да ташу агыза, боз сындыра торган булган. Зөя бик нык саеккан елларда аларның калдыкларын әле дә күреп була.

Икенче бер бүләкне музейга Югары Балтайдан агачтан дуга, чана табаны бөгү остасы, 75 яшьлек Әфраим Шәйхуллин китерде. Яшьлегендә ул да Балтай, Бакырчы якларында вакыты чыккан вагон, ракета тагып йөри торган платформа-шассилардан таза-нык күперләр салуда башлап йөргән. Ул күперләр әле дә халыкка хезмәт итә. Инде хәзер җеназалар, мәрхүмнәрне гүргә иңдерү вакытында кайбер авылларда кулланыла торган камыш чыпталар үрү белән күңел хакы өчен дип яратып шөгылләнә. Аның бүләк экспонатларын да безнең музейга килүчеләр бик кызыксынып карыйлар.

Әзерләде-Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев