30 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әҗемдә каз өмәсе
Әлмәндәр авыл җирлегенең иң уңган киленнәре Әҗем авылы клубында "Әй, гөрли каз өмәсе" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрделәр. Бәйгедә алар шигырь юллары аша үзләре белән дә таныштырдылар, каз бизәделәр, май канаты үрделәр, тапкырлыкта-зирәклектә, җыр-биюдә ярыштылар, шулай ук аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгечеләр Гөлфия Гарипова, Гүзәл Ситдикова, Фирая Сәлимуллина, Гөлчәчәк Хәсәнҗанова, Лилия Камалиева,...
-
Казан-Ульян юлында ике “Газель“ юлга сыешмаган
Казан-Ульян юлының Төбәк Черкене авылы янәшәсендә юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Биредә ике "Газель" бәрелешә. Алар юлга сыешмыйча капма-каршы килеп бәреләләр. Хәзерге вакытта гаеплене ачыклау буенча тикшерү эше бара.
-
Әлмәттә атып үтерелгән егетнең шәхесен ачыклыйлар
Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда яшь кешенең мәете табылган иде. 10 октябрь көнне Әлмәт районының Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда бер егетнең мәете табылган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза. Шунда табылган скелет һәм аскы казналыгы белән бергә баш сөяге буенча аның фотороботы төзелгән. Мәетнең баш сөягенә...
-
43 апаслы җәзаларны үтәү инспекциясендә исәптә тора
Районның җәзаларны үтәү инспекциясендә 43 кеше исәптә тора. Алар арасында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, иреге чикләнүчеләр, мәҗбүри эшкә тартылучылар, төзәлү эше билгеләнгән райондашлар бар. Йорт арестына дучар булган ир-ат күптән түгел генә исәптән төшкән. Бу хакта районның җәзаларны үтәү инспекциясе җитәкчесе Динар Ибәтуллин хәбәр итте.
-
Бер фатирда счетчик яныннан газ чыгуы мәгълүм булды
Рязан һәм Иваново өлкәсендәге торак йортларда газ шартлау очраклары беркемне дә битараф калдырмады. Фаҗига уйланырга һәм саклык кагыйдәләрен көчәйтергә мәҗбүр итте. Районда газ, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләрен берләштергән махсус комиссия оешты. Алар күпфатирлы йортларда, аерым хуҗалыкларда, социаль әһәмияткә ия булган биналарда тикшерү эшләре алып баралар. - Кеше...
-
Апас күперчеләре яшьлекләрен сагына
Бер атна элек Түбән Барыштан 70 яшьлек Хәбир Зиннәтуллин Апас "Туган якны өйрәнү" музеена үзе яшь, гайрәтле чакта елга-күлләр, инешләр аша агач күпер-басмалар салганда кулланылучы "БАБАЙКА" бүләк иткән. -Язгы ташу тынып, су үз эзенә кайткач, авылның дәрманлы 6-8 кешесе авылларга зимагурлыкка-күпер сугарга чыгып китә идек без яшь чакларда, дип тапшырды...
-
Апаслылар компьютерны ник ярата?
Республиканың элемтә, коммуникацияләр министры Роман Шәйхетдинов ел башыннан 66 миллионнан артык татарстанлының электрон дәүләт хезмәтеннән файдалануын хәбәр итә. -"Ачык Татарстан", "Электрон Татарстан" кебек бу программалар Апасыбызда да чит-ят әйбер түгел. "Халык контроле", "Дәүләт хезмәте", Халык инспекторы" һәм башка сайт-порталлардан быел унөч меңгә якын апаслы файдаланган. "Дәүләт хезмәте" сайтына кереп хәзер...