Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас көрәшчесе Радик Фәсхетдинов үз турнирын үткәрде

Балачактан көрәш мәйданнарында чыныгып, хәзер район спорт данын яклап чыгыш ясаучы, Казанның бер зур төзелешендә сак хезмәтендә эшләүче Радик Фәсхетдинов 20 декабрьдә Биеш мәктәбе спорт залында үзенең беренче турнирын үткәрде. -Күптән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашыруда миңа теләктәшлек күрсәтеп ярдәм иткән дусларым күп булуына шатланам,-ди киң күңелле иганәче. Аның улы...

Балачактан көрәш мәйданнарында чыныгып, хәзер район спорт данын яклап чыгыш ясаучы, Казанның бер зур төзелешендә сак хезмәтендә эшләүче Радик Фәсхетдинов 20 декабрьдә Биеш мәктәбе спорт залында үзенең беренче турнирын үткәрде.

-Күптән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашыруда миңа теләктәшлек күрсәтеп ярдәм иткән дусларым күп булуына шатланам,-ди киң күңелле иганәче.

Аның улы Раил дә әтисе эзеннән атлый-50-55 килограммлы үлчәмдәбүген районда аңа тиңнәр бик сирәк. Кызы Раилә Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә самбо секциясендә шөгыльләнә. Эштән соң кичләрен әтисе балаларын Апас спорт залларына даими тренировкаларга йөртә. Хуҗабикә Рамилә «балаларыбыз ярышларга чыгып киткәндә бик борчылам, әлбәттә, ә менә үзләрен җиңеп алган медаль, Грамоталар бүләкләр белән каршы алгач, алардан да күбрәк үзем сөенәм. Әни өчен зур горурлык бит ул балаңның сау-сәламәт һәм җиңүче булуы,-ди тыйнак кына.

Радик Фәсхетдинов призларына беренче тапкыр үткәрелгән районкүләм көрәш турнирында 11 команда, 75 яшь көрәшче катнашты. Команда беренчелегендә Апас, Кызылтау һәм Кильдураз мәктәпләре вәкилләре җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев