23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апас районында мәктәп укучылары арасында телефон югалу, урлату очраклары арта
Соңгы ике атнада гына да бер мәктәптә ике телефон югалды. Балаларына кыйммәтле-кыйммәтле телефоннар алып биргәнче, кесәсенә телефон салып чыгарганчы әти-әниләр дә уйлансыннар иде, - ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова. Фото:http://itmarket-by.blogspot.com/2012/09/it_19.html
-
Апаста Үзәк чыршы 25 декабрьдә ачыла
25 декабрьдә, 16.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршы ачыла. Кыш бабай һәм Кар кызы, урман кунаклары сезне бәйрәмгә көтеп кала.
-
Апаста руль артына исерек хәлдә утыручы хатын-кызлар тоткарланган
Күпме әйтү, кисәтүләргә дә карамастан, руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар һаман очрый. ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы вакытта гына да руль артына исерек хәлдә утырган ике хатын кыз тоткарланган. Алар ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Фото:http://autotorg.kz/content/category/article.html?page=2
-
Район «Форпост» отрядлары вәкилләре Татарстанкүләм «Форпост» хәрәкәтенең тугызынчы слетында катнаштылар
Районда «Форпост» отрядлары һәм җәмәгать тәртибен саклау хәрәкәте моннан 15 ел элек оешты. Хәзер район мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә шундый 14 даими отряд эшли, укудан соң буш вакытта һәм төрле чаралар үткәргәндә 197 егет һәм кыз хокук сакчыларына җәмәгать урыннарында тәртип сакларга булыша. Алар эше Татарстанда да зур танылу алды....
-
Апаслылар, сак булыгыз: бина кыекларында боз тамчылары
Соңгы арада һава температурасы еш алмашынып тора. Бер салкынайта, бер җылыта. Шуңа да бина, йорт түбәләре кыекларында боз сөңгеләре хасил була, еш кына карлар ишелеп төшә. Хөрмәтле райондашлар, кисәтәбез: бина, йорт тирәләреннән узганда һәрчак игътибарлы булыгыз, күңелсезлекләрдән ерак йөрегез! Фото: http://gov.cap.ru/info.aspx?gov_id=49&id=1360318&type=news
-
Апас көрәшчесе Радик Фәсхетдинов үз турнирын үткәрде
Балачактан көрәш мәйданнарында чыныгып, хәзер район спорт данын яклап чыгыш ясаучы, Казанның бер зур төзелешендә сак хезмәтендә эшләүче Радик Фәсхетдинов 20 декабрьдә Биеш мәктәбе спорт залында үзенең беренче турнирын үткәрде. -Күптән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашыруда миңа теләктәшлек күрсәтеп ярдәм иткән дусларым күп булуына шатланам,-ди киң күңелле иганәче. Аның улы...