Апас кызы Регина Гыйбадуллина Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды. Регинаның укытучысы - Ләйсән Зиннәтуллина. Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә...
Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды. Регинаның укытучысы - Ләйсән Зиннәтуллина.
Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә ул.
Регинаның тырышлыгы, белеме район башлыгы Рәшид Заһидуллин тарафыннан да бәяләнде. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган бәйрәмгә Регина да чакырылды. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, 5 мең сумлык Сертификат һәм исемле ручка белән кепка бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев