7 март 2018 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 09.03.2018
-
Республикада беренче урын яулаган самбочы кыз Индира Хәсәнова хөрмәтләнде
Норлат шәһәрендә үткән самбо ярышларында Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочысы Индира Хәсәнова Татарстан Республикасы беренчелегенә көч сынашты. Аңа тиңнәр булмады. Бу юлы ул кызлар арасында үзенең үлчәү категориясендә иң көчлесе буларак танылды. Апас данын еракларга таныткан Апас кызын район башлыгы Рәшид Заһидуллин да хөрмәтләде. Аңа район башлыгының Рәхмәт...
-
Апас кызы Регина Гыйбадуллина Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды. Регинаның укытучысы - Ләйсән Зиннәтуллина. Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә...
-
Каратунда бәйрәм узды
8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме Каратун авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә истәлекле булды. Алар өчен Каратун мәдәният йортында матур концерт программасы әзерләнгән иде. Татарстан Республикасының халык артисты, яраткан җырчыбыз ИлСаф һәм аның иҗатташ дуслары бар җыр-моңнарын алар өчен яңгыратты. Каратунлыларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, РФ...
-
Апаста Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур чара уза
. Биредә бар гомерен район данын күтәрүгә багышлаган терлекчеләр, өлкән укытучылар, мактаулы гражданнар, 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче "Ана дан" медале ияләре хөрмәтләнә. Бу минутларда ИлСаф матур җырларын бүләк итә.
-
Апаслылар Кайбыч сәхнәсендә
Әле кайчан гына Кайбыч районы үзешчәннәре Иске Йомралы авылы мәдәният йортына килеп, халыкны күңелле ял иттергән иде. Аларга җавап йөзеннән, дуслык күперләрен тагын да нытыгып, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районның мәдәният хезмәткәрләре Кайбыч районы Кече Мәме мәдәният йортында концерт куйды. Тамашачы аларны тулы зал белән каршы алды,...