Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан, Апас мәдәният йорты кабат җыр-моңнарга күмелде. Бирегә бәйрәмнең иң кадерле кунаклары - озак еллар армый-талмый район данын күтәргән һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган хатын-кызлар, гомере буе балаларга балаларга аң-белем, тәрбия биргән укытучылар, районның мактаулы гражданнары, биш...

  • Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан, Апас мәдәният йорты кабат җыр-моңнарга күмелде. Бирегә бәйрәмнең иң кадерле кунаклары - озак еллар армый-талмый район данын күтәргән һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган хатын-кызлар, гомере буе балаларга балаларга аң-белем, тәрбия биргән укытучылар, районның мактаулы гражданнары, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп, чын кеше итеп үстергән Ана Даны медаленә ия булган Аналар чакырылды. Ак яулыкларын бәйләп, зал тутырып килде алар. Чордашлар, хезмәттәшләр бер-берсе белән күреште, аралашты, туйганчы сөйләште.
    Гүзәл затлар хөрмәтенә район башлыгы чакыруы белән Татарстан Республикасының халык артисты, яраткан җырчыбыз ИлСаф һәм аның иҗатташ дуслары килде. Аналар хөрмәтенә сәхнә түреннән алар һәм районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында матур җыр-моңнар яңгырады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинны һәм Казан шәһәреннән килгән дәрәҗәле кунакларны гүзәл затларыбыз кул чабып каршы алды.
    РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов уңган, батыр йөрәкле хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен юллады.
    -Мондый хөрмәтләүләрне башка җирдә күргәнем юк әле. Сездә һәр буын кешесен шулай хөрмәтли, кадерли, хезмәтен күрә беләләр. Кадерле хатын-кызларыбыз! Безне сез яшәтәсез, сез килер көнгә өмет бирәсез. Бәйрәмнәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә сезгә игътибар бирергә тиешбез, - диде ул һәм киләчәктә дә имин, тыныч тормыш теләп, балалар өчен татар телендә күп кенә шигырьләр, җырлар тупланган китап бүләк итте.
    Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов та изге теләкләрен юллады.
    -Хатын-кыз - гаиләнең үзәге. Сез булмасагыз дөньяның яме дә булмас иде. Сез безгә бик кирәк. Рәхмәт хезмәтегез өчен, рәхмәт безне кайгыртуыгыз өчен, - диде ул һәм Апас районы яшьләренең алдынгы карашлы булулары белән аерылып торуын белдерде.
    "Ак барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин залда утыручы һәрбер хатын-кызга Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм котлавын ирештерде.
    Залда утыручы һәркем бу көнне хәтере белән хезмәт елларын, чордашларын барлады, еракта калган яшьлеген урап узды. Сатмыштан Нурзия Шәрәфиева 40 ел дәвамында балаларга рус теле фәнен укыткан. Кичәгә дә бик теләп килгән.
    -Күңелләрдә бәйрәм рухы. Хезмәттәшләр белән күзгә-күз очрашып сөйләштек, киңәшләштек, бергә матур җырлар тыңладык. Бер очрашу да бер гомер бит, - диде ул.
    Югары Балтайдан Фәһимә Закирова Ана Даны медале иясе. Ул 10 балага гомер бүләк иткән.
    -Балаларым, аллага шөкер, йөземә кызыллык китермичә, Татарстаныбызның төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр. Бөтен шатлыгым да, сөенечем дә алар! Зурлап чакырдылар, җылы каршы алдылар, - дип рәхмәтләрен белдерде Ана.
    Карамасардан Фәридә Өметбаева 5 бала анасы. 3 игезәк үстереп, тормыш юлына чыгарган. Үзе исә терлекчелек тармагында хезмәт иткән. Югары Балтайдан Зөлфия Абзалова 33 ел сыер сава. Ул да 6 балага гомер бүләк итеп, аларны хезмәт сөючән, булдыклы итеп тәрбияләп үстерүгә зур көч куя. Ул бәйрәм көннәрендә 50 яшьлек гомер бәйрәмен дә билгеләп уза икән. Урта Балтайдан Гөлия Мөхәммәтгалиева шулай ук 5 баланың кадерле әнисе. Ул да горурланып, һәр баласына аерым-аерым тукталып үтте.
    Залда һәркемнең күңеле күтәренке иде. Һәр чыгышны йотлыгып тыңлады, һәркайсы район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткереп калырга теләде.
    Чирмешәннән Әкълимә Абзалова 36 ел балаларга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән. Бүген лаеклы ялда булса да, тәрбия эшен дәвам итә. Ул мәчеттә дин сабаклары да бирә. Башлангыч белемнәрне алырга 14 бала йөрүе турында горурланып сөйләде. Шулай ук студент елларында бергә укыган сабакташларын, хезмәт чорындагы хезмәттәшләрен очратуы сөнече белән дә бүлеште.
    -Рәхмәттән башка бер сүз дә юк. Бар күңелебез белән ял иттек, рухи азык җыйдык, - диде ул. Шулай ук Чурибураш мәктәбе укытучысы Лира Яруллина, Урта Балтай мәктәбе укытучысы Алсу Нуруллина да рәхмәт сүзләрен әйтте:
    -Биредә утырган һәркем безгә бик якын, һәрберсе белән хатирәләр бәйләнгән. Иң мөһиме - аралашу, игътибар, җылы мөнәсәбәт. Рәхмәт безне зурлаучыларга, хезмәтебезне
  • бәяләүчеләргә, - диде алар.
    Сәхнәдән матур җырлар агылганда, залда утырган һәркемгә яз сулышы, бәйрәм кәефе өстәп, Лилия Зәйнуллина теплицасында үстерелгән ләлә чәчәкләре бүләк ителде.
    Аннан соң, барлык хатын-кызлар Апасның үзәк ресторанына чакырылды. Биредә аларны мул сыйлы табыннар көтә иде. Ак яулыклы апалар сөйләшү, аралашуны өстәл артында дәвам итте. Алар хөрмәтенә мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын яңгыратты, изге теләкләрен юллады.
    Бәйрәмнән һәркем күңеле булып, канәгать калып, изге догалары аша рәхмәтен ирештереп таралды.
    -Ел буена җитәрлек көч алдык. Рәхмәт оештыручыларга, мул сыйлар әзерләүчеләргә. Рәхмәт чәчәкләрегез, җыр-моңнарыгыз өчен, - диделәр Каратуннан Сания Салахуллина һәм Кызыл Таудан Мәрьям Хәйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев