Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас кызы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында “Иң яхшы волонтер” исеменә ия булган

Апас кызы Гөлчәчәк Хилавиева Казанда үткән су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашкан. Чемпионат барышында ул төрле илләрдән килгән журналистлар янында эшләгән. - Минем бик волонтер буларак катнашасым килгән иде. Сайлап алудан үткәч тә бик шатландым. Һәм эшемне дә зур кызыксыну белән, бик тырышып башкардым. Күп кенә күренекле...

Апас кызы Гөлчәчәк Хилавиева Казанда үткән су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашкан. Чемпионат барышында ул төрле илләрдән килгән журналистлар янында эшләгән.

- Минем бик волонтер буларак катнашасым килгән иде. Сайлап алудан үткәч тә бик шатландым. Һәм эшемне дә зур кызыксыну белән, бик тырышып башкардым. Күп кенә күренекле журналистлар белән таныштым, аралаштым. Алар белән фотога төштем. Шундый истәлекле вакыйгада катнашуыма, үземнән бер өлеш кертүемә мин бик шатланам һәм горурлык хисе дә кичерәм, - ди ул. Гөлчәчәк "Иң яхшы волонтер" исеменә дә лаек булган. Аңа зур тырышлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Гөлчәчәк бүгенге көндә Казан төзелеш университетының 2 курсында белем ала. Киләчәктә ул юл төзелеше өлкәсендә дә зур көч куеп тырышып эшләргә һәм зур уңышларга ирешү максатын куя. Без дә аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев