19 август 2015 яңалыклары
-
Машина йөртүчеләрне Апасның Красноармейская урамы буйлап хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлырак булырга чакырабыз
Бу урамнан хәрәкәт иткәндә аеруча саклык һәм игътибарлык кирәк. Бигрәк тә мәктәп һәм "Кояшкай" балалар бакчасы тирәсеннән үткәндә юл билгеләренә карап йөрү мөһим. Бакча каршындагы юлдан тизлек сәгатенә 20 километрдан да артык булырга тиеш түгел-бу хакта яңа куелган юл билгеләре искәртә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасы буенча Апас мәктәбе һәм...
-
Каратун тимер юл кичүе янында 1 сәгать эчендә генә 12 машина йөртүчегә протокол төзелгән
19 августта "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре"телекомпаниясе журналистлары автоинспекторлар һәм тимер юлчылар белән бергә районда чираттагы "Игътибар-тимер юл кичүе!" акция-рейды үткәрделәр. Татарстан ЮХИДИ идарәсенең Буа бүлеге юл-транспорт полициясе экипажы-капитаннар Рәмис Ганиев белән Николай Мостяков Каратун тимер юл кичү янында 1 сәгатьтә тимер юл кичүен үтү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгән 12 шоферга протокол...
-
Апас кызы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында “Иң яхшы волонтер” исеменә ия булган
Апас кызы Гөлчәчәк Хилавиева Казанда үткән су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашкан. Чемпионат барышында ул төрле илләрдән килгән журналистлар янында эшләгән. - Минем бик волонтер буларак катнашасым килгән иде. Сайлап алудан үткәч тә бик шатландым. Һәм эшемне дә зур кызыксыну белән, бик тырышып башкардым. Күп кенә күренекле...
-
Апасның Салават Кәримов урамында яңа йортлар төзелеше башланды
"Аренда торагы", "Авария хәлендәге йортлардан күчерү" дәүләт программасы буенча төзелүче 3 катлы, 24 әр фатирлы ике йортның да нигезләрен салу эшләре төгәлләнеп килә. Подрядчы-Казан төзелеш оешмасы эшне тиз тота, сыйфатлы башкара,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
-
Районда – яңа җитәкчеләр
Апас муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнде. Апас муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе итеп Рөстәм Нәҗмиев билгеләнде. Район мәдәният бүлеген җитәкләгән Рәкыйп Шакиров лаеклы ялга китте. Район башлыгы аңа уңышлар теләде.