Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас һәм Дәүләки мәктәбе укучылары иҗат иткән шигырьләр “Алиш эзләреннән” дип аталган җыентыкка кертелгән

Апас урта мәктәбенең 9 "Б" сыйныфы укучысы Ленар Хафизов (җитәкчесе Рәзинә Ганиева) Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәренең 20нче гимназиясе оештырган "Алиш эзләреннән" исемле I төбәкара фәнни-гамәли коференциясендә катнашып ("Шигърият бакчасында" секциясе), II дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның язган шигырьләре " Алиш эзләреннән" дип аталган саллы гына җыентыкка кертелде....

Апас урта мәктәбенең 9 "Б" сыйныфы укучысы Ленар Хафизов (җитәкчесе Рәзинә Ганиева) Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәренең 20нче гимназиясе оештырган "Алиш эзләреннән" исемле I төбәкара фәнни-гамәли коференциясендә катнашып ("Шигърият бакчасында" секциясе), II дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның язган шигырьләре " Алиш эзләреннән" дип аталган саллы гына җыентыкка кертелде. Әлеге чарада Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучысы Айнур Баев (җитәкчесе Гөлнара Баева) та катнашты. Ул "Шигърият бакчасы" секциясендә I дәрәҗә Дипломга һәм күпсанлы бүләкләргә лаек булды. Аңа шулай ук үзенең иҗат җимешләре кергән китап җыентыгы да бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев