14 май 2015 яңалыклары
-
Бәйрәм ялларында руль артына “бәйрәмчә” утыручы машина йөртүчеләрне тоткарлаганнар
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәйрәм көннәрендә юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 35 транспортчы тоткарланган, шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар. "Гомумән алганда, бәйрәм көннәре тыныч узды, юл һәлакәтләре булмады", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g
-
Каратун футбол җыелма командасы сезонны зур җиңү белән башлады
9 майда бу сезонда мини-футбол буенча беренче зур район турниры уздырылды. Беренче урынны Каратун футбол җыелма командасы яулады. Апасның Газчылар урамы футбол командасы-икенче, Апас яшьләре-өченче урыннарны бүлеште. Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яшь футболчылары дүртенче, Акхуҗадан килгән авыл яшьләре бишенче һәм Апас студентлары җыелма командасы алтынчы урыннарда. Җиңүчеләргә Апас...
-
Районда бу җәйдә берничә авыл арасындагы юллар яңартылачак
Апас районара юллар төзелеше оешмасы баш инженеры Илдар Хәйбуллин хәбәр итүенчә, быелгы эш сезоны 20 апрельдә үк ачылган. Төзелеш сезонына җитәрлек 100 мең тоннадан артык инерт материаллар тупланган, Урал тауларыннан 3 төрле фракциядә ваклатылган таш кайтару дәвам итә. Район эчендә бу җәйдә Табар Черкене-Апас арасында 2,4, Борнаш-Зур Болгаер арасында 1,6,...
-
Апас һәм Дәүләки мәктәбе укучылары иҗат иткән шигырьләр “Алиш эзләреннән” дип аталган җыентыкка кертелгән
Апас урта мәктәбенең 9 "Б" сыйныфы укучысы Ленар Хафизов (җитәкчесе Рәзинә Ганиева) Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәренең 20нче гимназиясе оештырган "Алиш эзләреннән" исемле I төбәкара фәнни-гамәли коференциясендә катнашып ("Шигърият бакчасында" секциясе), II дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның язган шигырьләре " Алиш эзләреннән" дип аталган саллы гына җыентыкка кертелде....
-
Әфганчы Фәнис Зәйнуллин Казанда үткән Җиңү Парадында катнашты
Боз сарае директоры, әфганчы Фәнис Зәйнуллинның Казанда 9 майда үткән Җиңү Парадында катнашты. - Парадларда беренче катнашуым гына түгел минем. Монысы унынчысы булды. Быелгы бәйрәм аеруча истәлекле үтте. Без Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей Парадында яңа кыр хәрби формаларыбызны кидек,- ди ул.