Апас һәм Каратун яшүсмерләре җәен хезмәт хакы ала
Апас белән Каратунда июнь-июль айларында барлыгы 75 мәктәп укучысы район мәшгүльлек Үзәге, авыл җирлекләре белән икеяклы килешү төзеп яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә катнаштылар. Балалар үз хезмәтләре өчен дәүләт ярдәме дә, башкарылган эш көне һәм күләменә карап, хезмәт хакы да ала. Безгә хәбәр итүләренчә, июнь аенда мәсәлән Апаста 34 мәктәп укучысы, Каратунда...
Апас белән Каратунда июнь-июль айларында барлыгы 75 мәктәп укучысы район мәшгүльлек Үзәге, авыл җирлекләре белән икеяклы килешү төзеп яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә катнаштылар. Балалар үз хезмәтләре өчен дәүләт ярдәме дә, башкарылган эш көне һәм күләменә карап, хезмәт хакы да ала. Безгә хәбәр итүләренчә, июнь аенда мәсәлән Апаста 34 мәктәп укучысы, Каратунда 8 укучы җәйге каникулын әнә шулай файдалы итеп үткәргән. Июль аенда Апаста 24, Каратунда 7 өлкән сыйныфта укучы балалар вакытлыча эш башкарып, гаилә янчыгына азмы-күпме файда китергән. Август аенда 30 га якын яшүсмер һәм аларның әти-әниләре дәүләт органнары белән шундый килешү төзегән. Ай буе тырышып эшләүче үсмерләрнең хезмәт хакы Татарстанның аерым районнарында аена 10 мең сумнан артып китә-бу хакта чираттагы брифингта хәбәр иттеләр һәм Апас районы мәшгүльлек Үзәге күрсәткечләрен үрнәк итеп куйдылар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев