18 август 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 18.08.2017
-
Язылу өчен телевизор уйнатылды
18 августта АО "Татмедиа" язылучылар арасында призлар уйнатты. Апас районыннан Габидуллина Гөлфия Камил кызы одеял отты. Ә кызыктыру призына Апастан Дәүләтшина Гүзәл лаек булды.
-
Әнәледән Апаска кадәр брусчатка тротуардан йөриячәкбез
Апаста, авылларда дистәләгән фонтан ясаган, барлык мәйданы 15 мең квадрат метрдан арткан брусчатка тротуарлар түшәгән "Строймаркет" төзүчеләре Әнәле чишмәсеннән Апасның әйләнеч юлы буйлап "Гадел хөкем йорты" капкасына кадәр заманча брусчатка тротуар салу эшенә керештеләр. Аның гомуми озынлыгы километр ярымнан артык булып, тротуарга барлыгы 10 мең квадрат метрга якын нык брусчатка...
-
Август –туйлар ае
Түбән Биябаш авылы егете Ранис Салаватов һәм Кайбыч кызы Ләйсән Вәлиеваның да чәчләре чәчкә бәйләнде. Алар районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерделәр. Сезнең өстәлдә һәрвакыт Сый-хөрмәт тулып торсын. Сыйлагыз дусны, туганны Алар гел килеп торсын.
-
Уфа кунагы Апас музеена бүләкләре белән килде
Казанда яңа гына үткән чираттагы Бөтендөнья Татар Конгрессы делегаты, Апас Үзәк музее директоры Рәмис Ногманов яшьлек дусты-1970-1974 елларда Казан Дәүләт университетында бергә укыган сабакташы Нигъмәт Ваһапов белән очрашты. Зур дәрәҗәләргә ирешкән галимне Апаска кунакка чакырды. Нигъмәт Хәмидулла улы Ваһапов музейга үзенең шәхси архивыннан 19-20 гасырларда нәшер ителгән 30 экземпляр газета-журналлар,...
-
Апас һәм Каратун яшүсмерләре җәен хезмәт хакы ала
Апас белән Каратунда июнь-июль айларында барлыгы 75 мәктәп укучысы район мәшгүльлек Үзәге, авыл җирлекләре белән икеяклы килешү төзеп яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә катнаштылар. Балалар үз хезмәтләре өчен дәүләт ярдәме дә, башкарылган эш көне һәм күләменә карап, хезмәт хакы да ала. Безгә хәбәр итүләренчә, июнь аенда мәсәлән Апаста 34 мәктәп укучысы, Каратунда...
-
Кибет киштәсендәге сыраның документлары булмаган
"Госалкоголь» һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекторлары, хокук сакчылары узган атнада үткәргән чираттагы тикшерү нәтиҗәсендә районның бер авылындагы шәхси кибеттә документлары тәртиптә булмаган сыра продукциясенә юлыкканнар. Кибет хуҗасына тиешле акт-протоколлар төзелгән һәм берничә литр товар сатудан алынган. Закон бозучыга карата күләмле тикшерү эшләре бара. Ришат Җамалиев.