Апас малайлары хоккей командасында бердәнбер кыз бала да уйный
-Бик көчле көндәшләребез-Буа һәм Саба хоккейчыларын да җиңәргә өйрәнеп җиттек. Уйный-уйный остарабыз,-ди Апас малайлары хоккей командасында уйнаучы 12 яшьлек Камилә Сафина. Әтисе Фарат, әнисе Земфира Камиләнең 4 ел бу спорт төре белән мавыгуын бик хуплый. -Татарстанның кызлар хоккей командасы составында үзеннән 2-4 яшькә өлкәнрәкләргә каршы да уйный безнең кызыбыз,-ди районның...
-Бик көчле көндәшләребез-Буа һәм Саба хоккейчыларын да җиңәргә өйрәнеп җиттек. Уйный-уйный остарабыз,-ди Апас малайлары хоккей командасында уйнаучы 12 яшьлек Камилә Сафина. Әтисе Фарат, әнисе Земфира Камиләнең 4 ел бу спорт төре белән мавыгуын бик хуплый.
-Татарстанның кызлар хоккей командасы составында үзеннән 2-4 яшькә өлкәнрәкләргә каршы да уйный безнең кызыбыз,-ди районның "Ак барс" банкында эшләүче әнисе Земфира.-Яңа гына Россия кызлар хоккей командаларының Башкортстанның Салават шәһәрендә узган 12 команда катнашкан финал турында катнашып кайттык. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Тверь, Новосибирск кызлар җыелма хоккей командалары капкасына безнең кызыбыз 5 алка кертеп, ярышларның үзенә күрә бер чемпионы булып танылды. Безнең Татарстан данын яклаган Питрәч җыелма командасы составында уйнаган кызыбызның бу җиңүдә зур гына саллы өлеше булуы белән бик горурланабыз. Апасыннан күреп, 9 яшьлек улыбыз Булат та хәзер хоккей белән җенләнә, ярыш-күнегүләргә бик теләп йөри. Апасыбызда шундый әйбәт "Алтын алка" Боз Сарае, Дамир Низаметдинов кебек акыллы тренерлар, җитәкчеләр булу бик яхшы!
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан 6 майда 2007 елда туган балалар арасында Апаста үткән ачык хоккей турнирында безнең район, Буа һәм Сабаның яшь хоккейчылары очрашты. Бу көнне районга эшлекле визит белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да көттеләр балалар. Президентка рәхмәт әйтеп яхшы уен күрсәтергә, аның үзен дә бозга чакырып чыгарасылары, аның белән бер командада уйныйсылар бик килгән иде дә бит, нишлисең, Илбашының вакыты бик исәпле шул... Бу көнне буллитлар сериясендә оттырып, апаслылар өченче урынга чыктылар. Икенче көнне-7 майда безнекеләр Кукмарага барып уйнадылар. Хуҗалар һәм Арча балалар хоккей командалары белән иптәшләрчә очрашуда яшь апаслылар шулай ук бронза медальләргә лаек булдылар.
-Киләсе елда команда стендында һичшиксез көмеш һәм алтын медальләр, кубоклар булачак,-ди Камилә үз-үзенә бик нык ышанып.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев