10 май 2017 яңалыклары
-
Кильдураз станциясендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан обелиск ачылды
Кильдуразда клуб төзелеше азагына якынлаша. Аның тирә-юне заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Янәшәсенә Батырларлар истәлегенә обелиск төзелгән. Җиңү көнендә әлеге обелиск ачылды. Бәйрәм митингы биредә узды.
-
Апаста 1 июнь – Халыкара балалар көненә әзерлек эшләре башланды
Районда 9 Май - Җиңү көнен билгеләп узу чараларына йомгак ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аеруча өлеш керткән хезмәт коллективларына рәхмәт ирештерде. Шул ук вакытта 1 июнь - Халыкара балалар көненә әзерлек эшләре башланды. Балалар Сабан туен да оешкан төстә уздыру бурычы куелды.
-
Апаста тагын бер һәйкәл ачылды
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына яшьлек елларында ерак Германия гарнизоннарында хәрби хезмәт иткән, бүген инде 45-55 яшьлек апаслылар да актив әзерләнде. Булмаган вакытларын бар итеп, "атаман"нары, фермер Илһам Багавиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин башлангычы белән булдырылган Батырлар Скверындагы яңа һәйкәл янына җыелдылар алар. Башта төз сафларга басып, хәрби парадта да...
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын футболчы малайлар стадионда каршылады
Апасның 2005-2008 елларда туган ир малайлары ишегалды командалары 6 майда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашулар үткәрделәр. Дуслык җиңде! Ришат Җамалиев.
-
Апаслылар тхэквондо буенча Сабадан җиңү яулап кайттылар
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан 6 майда Саба районында тхэквондо буенча республикакүләм ачык турнир узды. Бу бәйгедә районнан тренер Гүзәл Өметбаева җитәкчелегендә 4 укучы катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә Алинә Галиәкбәрова - беренче, Рузил Зиннәтҗанов - икенче һәм Ландыш Галиәкбәрова белән Ринат Газыймов өченче урынны алдылар. Җиңү бәйрәменә алар әнә шундый...
-
Апаста “Үлемсез полк” колонналарын һавадан видеокамерага төшерделәр
Быелгы Җиңү Парадын, "Үлемсез полк" колонналарын район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге хезмәтенең махсус әзерлекле хезмәткәрләре Рушан Заһидуллин белән Рәзил Шакиров видеокоптер белән һавадан төшерде. Бер дигән видеофильм килеп чыккан! Аның белән элемтәгә керегез, үзегезне күрегез! Ришат Җамалиев.
-
Апас малайлары хоккей командасында бердәнбер кыз бала да уйный
-Бик көчле көндәшләребез-Буа һәм Саба хоккейчыларын да җиңәргә өйрәнеп җиттек. Уйный-уйный остарабыз,-ди Апас малайлары хоккей командасында уйнаучы 12 яшьлек Камилә Сафина. Әтисе Фарат, әнисе Земфира Камиләнең 4 ел бу спорт төре белән мавыгуын бик хуплый. -Татарстанның кызлар хоккей командасы составында үзеннән 2-4 яшькә өлкәнрәкләргә каршы да уйный безнең кызыбыз,-ди районның...
-
Абыйлы-сеңелле чемпионнар
Биеш мәктәбен тәмамлап, бүген Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укучы көрәшче егет Раил Фәсхетдинов Мамадышта махсус урта белем һөнәри уку йортлары студентлары арасында уздырылган Спатакиадада бик уңышлы чыгыш ясады. Биеш мәктәбендә укучы сеңелесе Раилә исә самбо көрәше буенча районкүләм турнирда үз үлчәмендә беренче урын яулады. Спортчы балаларның әтисе, үзе дә заманында...