Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Эшләре дә үзләре кебек көлеп тора бу уңганнарның

Урта Балтай ындыр табагы мөдире Зөлфия Шиһапова быелгы язгы кыр эшләренең тиз һәм җайлы баруына үзеннән зур өлеш кертә. Хезмәттәшләре, уңган-булган ир-егетләр Васил Хантимеров һәм Ранис Әхмәтов белән ул амбарлардагы чәчүлек бөртекне җиренә җиткереп әзерләп кырга озата. -Орлыкны тиешенчә эшкәртеп, төгәл технология белән инкрустация үткәреп кенә басуларга төяп җибәрәбез,-диләр тырыш...

Урта Балтай ындыр табагы мөдире Зөлфия Шиһапова быелгы язгы кыр эшләренең тиз һәм җайлы баруына үзеннән зур өлеш кертә. Хезмәттәшләре, уңган-булган ир-егетләр Васил Хантимеров һәм Ранис Әхмәтов белән ул амбарлардагы чәчүлек бөртекне җиренә җиткереп әзерләп кырга озата.
-Орлыкны тиешенчә эшкәртеп, төгәл технология белән инкрустация үткәреп кенә басуларга төяп җибәрәбез,-диләр тырыш операторлар.
Урта Балтай ындыр табагында бүгенге белән генә яшәмиләр.
- Инде тиздән ангарларны, үлчәү, башка механизмнар, биредәге бөртек чистарту, калибрлау агрегатларын быелгы уракка әзерли башлаячакбыз,-ди Балтай бүлекчәсе идарәчесе Рамил Шәрәфуллин.
Быелгы язгы чәчүгә район буенча барлыгы 4 мең тоннага якын чәчүлек орлык кирәк булачак. Бүгенгә аның 3555 тоннасы тиешенчә эшкәртелде. Төрле химик реагентлар, препаратлар белән эш иткәндә һәркайда кеше иминлеге, сәламәтлеге турында кайгырту мөһим. Урта Балтай ындыр табагында техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтиләр.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев